Граф күлендә булган фаҗиганең нечкәлекләре ачыкланды.
Кичә Баймак районында суда бәхетсезлек очрагы булуы турында хәбәр иткән идек инде. Билгеле булуынча, 16 июньдә Мерәс авылы янындагы Граф күлендә 30 яшьлек ир һәм 9 яшьлек кыз батып үлгәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, үги әтисе кызны йөзәргә өйрәтмәкче булган. Шул вакытта алар икесе дә бата башлаган. Кызганычка каршы, аларны коткарып булмаган. Башта кызның гәүдәсен судан чыгарганнар. Ирнең гәүдәсен коткаручылар тапкан.
Һәлак булучылар су коену өчен җиһазландырылмаган, кинәт тирәнгә төшеп китә торган рельефлы урында йөзгәннәр.
Хәзерге вакытта тикшерү бара, фаҗигале хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Агымдагы елда республика сулыкларында 14 кеше, шул исәптән 4 балигъ булмаган бала батып үлгән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Тикшеру комитетының матбугат хезмәте.
Гражданнарга су объектларында хәвефсезлек кагыйдәләрен мотлак үтәргә кирәк. Коену өчен яраксыз, рөхсәт ителмәгән, шулай ук коткару хезмәтләре булмаган урыннарда йөзәргә ярамый. Балаларга сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга һәм аларны бер минутка да караучысыз калдырмаска кирәк.