Башкортстанның Югары суды республикада яшәүче өч хатын-кызга карата җинаять эше буенча хөкем карарын үз көчендә калдырды. Элегрәк Салават шәһәр суды тарафыннан алар "ике кешене, шул исәптән кече яшьтәгене, яллап үтерүгә һөҗүм итү оештыру һәм булышлык күрсәтү" мәддәсе буенча хөкем ителгән һәм аларга 1 елга иректән чикләү белән гомум режимлы төзәтү колониясендә 8 елдан 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән иде.
Республика прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләрнең берсе иренең 45 яшьлек хатын белән мөнәсәбәтләре турында белгән һәм апасына моның турында сөйләгән. Көнчелек нигезендә 2018 елның августында гаепләнүчеләр хатын-кызны һәм аның яшь баласын үтерүне оештырырга карар кылган.
Киллер табу үтенече белән алар уртак танышларына мөрәҗәгать иткәннәр. Тегесе 30 мең сумга хезмәт күрсәтергә ризалашкан һәм үз улын башкаручы буларак тәкъдим иткән. Бала белән хатынны үтергән өчен иргә 220 мең сум вәгъдә ителгән.
"Әмма ир-ат хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән һәм заказчыларның ниятләре турында сөйләгән. Хөкем карары белән килешмичә, гаепләнүчеләр апелляция тәртибендә шикаять биргән. Республика Югары суды билгеләнгән җәзаның гаделлеге турындагы прокуратураның дәлилләрен нигезле дип таныды һәм хөкемне үз көчендә калдырды", - дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.