+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июнь 2021, 09:35

Күршеңә бәрәңге бирмәсәң...

Бүздәк районында ике күрше арасында чыккан тавыш канлы вакыйга белән тәмамланган.

Бүздәк районында ике күрше арасында чыккан тавыш канлы вакыйга белән тәмамланган.

Бүздәк районы полициясенә дәваханәдән хәбәр килгән. Табиблар сүзләренә караганда, аларга корсагында пычак ярасы булган 50 яшьлек ир-егет китерелгән.

Хокук сакчылары җинаятьченең шәхесен ачыклаган. Ул зыян күрүченең 57 яшьлек күршесе булып чыккан.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең башлангыч мәгълүматлары буенча, ул да исерек килеш күршесе янына килгән. Тегесе дә айнык булмаган. Күршесе авылдашыннан бераз бәрәңге һәм тәмәке сораган. Йорт хуҗасы дорфа итеп эндәшкән. Шуңа үпкәләп, ир аңа аш бүлмәсенннән пычак алган һәм 50 яшьлек авылдашына чәнечкән.

Хәзер зыян күрүче дәвалау курсы уза, ә җинаятьче сак астына алынган. Иргә карата аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: infoeda.com
Читайте нас