Балигъ булмаганга каршы җинаять өчен эзләнгән чит ил кешесен Башкортстанда тоткарлаганнар.
2012 елның апрелендә Ырынбурда чит ил кешесе балигъ булмаган кызны көчләгән. Арытаба җинаятьче тикшерү органнарыннан чит илгә качкан. Аны халыкара эзләүгә игълан иткәннәр.
Ачыкланганча, гаепләнүче 2014 елның февралендә, исемен үзгәртеп, яңа паспорт алган. Халыкара-хокукый хезмәттәшлек кысаларында алынган мәгълүмат Башкортстан территориясендә фигурантны тоткарларга мөмкинлек биргән.
Хәзер гаепләнүче сак астында. Якын арада аңа чик кую чарасын сайлаячаклар. Ир-атның качып йөрүен исәпкә алып, аны тикшерү изоляторына озатачаклар.