+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июнь 2021, 06:10

“Матди як бөтен булса да, күңелләрендә — бушлык...”

Медицина фәннәре докторы, профессор Мәхмүзә Гайнуллина бүгенге яшьләр, тәрбия мәсьәләләре турында фикерләре белән уртаклашты.

Медицина фәннәре докторы, профессор Мәхмүзә Гайнуллина бүгенге яшьләр, тәрбия мәсьәләләре турында фикерләре белән уртаклашты.

Хатын-кыз хезмәте — иң мөһим һәм катлаулы социаль-гигиена өлкәләренең берсе, чөнки асыл затларга, производство эшчәнлеге белән беррәттән, гаиләдәге тормышны оештырырга һәм иң мөһим социаль һәм биологик функцияне — ана булу бурычын да үтәргә туры килә. Хезмәт гигиенасының төп бурычы — сәнәгать предприятиеләрендә хатын-кыз үз сәламәтлегенә һәм киләчәк буыннарга зыян китермичә эшли алырлык шартлар булдыру.
Акушер-гинеколог, галим-профпатолог, җәмәгать эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор, Русия Федерациясенең, Башкорт АССРның атказанган табибы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Мәхмүзә Гайнуллина — республикада хатын-кызлар сәламәтлеге, алар өчен зарарсыз хезмәт шартлары булдыру өчен җан аткан белгечләребезнең берсе. Аның белән очрашканда сүзебез, гадәттә, шушы хакта бара. Ләкин чираттагы күрешүебездә Мәхмүзә Кәлим кызы игътибарын күбрәк бүгенге яшьләр, тәрбия мәсьәләләренә юнәлтте.

— Мәхмүзә Кәлимовна, озак еллар халык сәламәтлеге сагында торган абруйлы табиб, шушы темага багышланган дистәләрчә монография, хезмәтләр авторы буларак, бүген кеше сәламәтлегенә иң элек нәрсә йогынты ясый дияр идегез?
— Халык сәламәтлегенә иң беренче чиратта экология һәм тормыш рәвеше һәм сыйфаты тәэсир итә. Кайсыбер түрәләргә кешеләр үлеме өчен табибларны җаваплы итеп калдыру хас. Киңәшмәләрдә сәламәт­лек саклау министрын бастырып: нигә республикада үлем очраклары күп дигән сорау кую дөрес димәс идем. Үлем өчен министр җавап бирми. Кеше сәламәтлегенә экология, генетика, тормыш рәвеше йогынты ясый. Шулай ук, кешенең эше булу, хез­мәт хакы, тирә-як мохит һәм башка социаль шартлар. Табибка кеше авыргач бара, ә авыруны җәмгыять, чирле кеше үзе формалаштыра. Сәламәтлек торы­шының 8-10 проценты гына медицинага бәйле, калганы кешенең үзеннән тора. Тагы да түрәләрнең бер яраткан соравы: ни өчен 500 грамм булып туган балалар үлә? Ә сез беләсезме, чит илләрдә мондый балаларны хәзер исән калдырырга бик тырышмыйлар да...
— Сезнеңчә, 500 граммлы балаларны коткарырга кирәкмимени?
— Русиядә җитлекми туган балаларны карауны көчәйтү турында программа кабул ителгән. Әйе, бүгенге медицина аларны коткару мөмкинлеге бирә, ләкин 500 граммлык балалар арасында үлем очраклары еш очрый, калганнарының 90-95 про­центының бик катлаулы чирләр аркасында инвалид булуы ихтимал. Беренче чиратта, алар сукырая. Андыйларны безнең табиблар исән калдыра. Билгеле ки, моның өчен бик күп чаралар, акча таләп ителә. Ә менә чит илдә аларны яшәтү өчен бик нык көрәш­миләр. Чөнки бала гарип калачак һәм гомер буе үзе дә интегәчәк, якыннарына да мәшәкать тудырачак. Ләкин бу — ике яклы мәсьәлә. Кайсы очракта, шу­лар арасында гениаль балалар да була. Көрәш­мәсәң, балалар үлеме статистикасы күтәрелә, көрәшсәң, инвалидлар саны арта...
— Сезнең карашка, баланың гарип булып тууына ниләр сәбәпче?
— Гаеп ана организмында, чөнки бала карында ук инфекцияләр белән зарарлана. Моның бер сәбәбе — тәртипсез җенси тормыш алып бару. Элек бездә ике-өч кенә венерик чир бар иде, әйтик, сифилис, гонорея, трихомониаз. Ә бүген егермегә кадәр инфекция җенси юл белән бирелә. Вирус бер коронавируста гына түгел бит, грипп, трахома, кызамык, чәчәк чире, кызылча, барысы да вирустан йога. Яшьләр үзләрен карамый. Авырга узгач, кайберләре үзләрен бәллүр ваза кебек тоя башлый: иелми дә, бөгелми дә, тәмле ашый, күп йоклый, тренировка юк. Болар да баланың җитлекми тууына йогынты ясый. Шулай да иң төп сәбәпләр: вакытыннан алда иртә җенси бәйләнешкә керү, абортлар, иртә авырга узу, партнерларны еш алыштыру. Бу хроник чирләргә китерә.
Бала карындагы чирле мохиттән алдарак котылырга тырыша да инде. 500 грамм булып туа һәм табиблар аның гомере өчен көрәш башлый. Минем фикеремчә, нарасый үзе исән калмаса, аны көчләп яшәтү дөрес түгел. Чөнки ул авыр чирле булачак. Мисал эзләп ерак китәсе түгел. Танышларымның оныклары вакытыннан алда туды. Авырлы чакта кызлары ире белән көньякка ял итәргә барган. Каян кая диңгезгә селкенеп бару кирәк иде микән? Су керә, кызына. Болары да кайбер очракта ярамый. Кыскасы, бу хатынның баласы җитлекмичә туды. Бай гына гаилә, аны исән калдыру өчен бик күп ак­ча түктеләр, чит илдән дарулар кайтарттылар. Мин әйттем, алай итмәгез, исән кала икән, сәламәт бала булачак, ясалма рәвештә тырышырга кирәкми, туктаусыз дарулар бирә башласагыз, инвалид булачак, дидем. Тыңламадылар. Менә инде бала 15 яшькә җитте. Ул чүпрәк кебек, йөрми дә, утырмый да. Карт­әниләре кулына калды. Чөнки сабыйның авыру икәнен белгәч тә, әтисе ташлап китте. Кызлары икенчегә кияүгә чыгып, сәламәт бала тапты. Ә бу сабый алар теләгәнгә яши. Һәм әлеге хатын мине күргән саен, Сез хаклы булгансыз, дип яшьләренә буыла. Табигать законнары бар, аларга каршы килергә ярамый, бала исән кала икән, яшәячәк, ә инде дарулар белән көчләп яшәтсәң, аның инвалид булачагы бәхәссез.
— Менә шундый балалар азрак тусын иде дә бит...
— Минем фикеремчә, андыйлар кимемәячәк. Чөнки яшьләр белән бүген кем шөгыльләнә? Интернет! Хәтта минем компьютерда да җенси характердагы төрле рекламалар килеп чыга. Ә балалар? Аларны тәрбияләүче юк илдә. Пионер, комсомол оешмалары да юк. Аларны Интернет тәрбияли. Шу­ңа да яшьләр еллар үтү белән яхшырак булыр, дип уйламыйм. Сәламәтлек саклау тармагына никадәр генә акча юнәлтмә, моның файдасы булмаячак. Яшьләр авыру бала тудырачак, ә алар кешелекне дәвам итәргә сәләтле түгел. Бу — деградация.
Әлбәттә, нидер эшләргә тырышалар, мәгълүмати яссылыкның хәвефсезлеген тәэмин итәргә кирәк, диләр. Моны ничек эшләп булыр икән? Болардан ничек арынып булыр? Әле Петербург халыкара икътисади форумында билгеле тик-токер, секс, көч куллануны, икенче ориентацияне пропагандалаучы блогер Даня Милохин спикер булган. Ул Интернетта акча эшләү нечкәлекләре турында сөйләгән, тагы әллә ниләр күрсәткән дә. Монысы нәрсә дигән сүз? Ни белеме, ни акылы, ни тәрбиясе, ни аерым сәләте юк, әмма байлык туплый алган. Һәм нинди җитди форумда чыгыш ясаган. Без югары материяләр турында сөйлибез тагы.
— Ни аяныч, яшьләр арасында бүген акыллылар һәм сәләтлеләр модада түгел. Мораль яктан таркалганнар аларны күбрәк кызыксындыра. Шулай да бөтен яшьләрне дә бер чыбыктан куу дөрес булмас иде. Менә дигән актив, максатчаннары да бар. Шулай түгел­мени?
— Мин яшьләр белән очрашам, сөйләшәм, кызганычка каршы, аларның күпчелеге без сөйләшкән темалардан бик ерак. Китаплар, матбугат укымыйлар, Русия музыкасын алар сәнгатькә дә санамый. Бездә һәрвакыт көнбатыш алдында тез чүгү булды. “Голос” бәйгеләрендә дә инглиз телендә җырлыйлар. Америкада мондый конкурсларда урыс телендә җырлыйлар микән? Бүген төрле матди байлыкларны рекламалап та җәмгыятьне таркату бара. Тапшыруларны карагыз әле, миллион да, миллионер, дип лаф оралар. Шул ук вакытта авыл җирендә ачка интегүчеләр дә бар бит. Элек үз байлыгың турында сөйләү тыйнаксызлык билгесе иде. Яши-яши мин шуңа инандым: бүген ике генә катлам бар — байлар һәм ярлылар. Интернетта кемнедер кыйнап, хәтта үтереп, караулар җыючы­ларга, шул рәвешле акча туплаучыларга аптырыйм. Бигрәк тә шушы Петербург форумыннан соң илдә бер генә изге төшенчә дә калмаганмы әллә дип борчылам.
Бүген журналистларга да, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өндәргә, тәрбияләргә тырышкан башкаларга да авыр. Яшьләр карамыйлар да, укымыйлар да. Милләт дигән төшенчә дә төссезләнә бара. Телне саклау турында да җитди уйланырга кирәк. Журналистлар да, сәясәтчеләр дә, милли оешмалар да моның өстендә эшли, беләм. Шушыны югары даирәләрдә утырган кешеләр дә аңласын иде.
— Безнең бит әле яктылыкка, нурга илтәргә тиешле театрларыбыз да бар...
— Бер генә мисал китерәм. Мәскәүдәге атаклы Ермолова исемендәге театрда билгеле режиссер Константин Богомолов спектакль куйган. Сәхнәдә артистлар билгә кадәр костюмнар кигән, билдән түбән — шәрә! Анадан тума шәрә ирләр белән бер хатын­ның җенси мөнәсәбәтләре... Бу нәрсәне аңлата? Ермолова театрында! Әлбәттә, анда аншлаг, күпчелеге яшьләр бара. Ни өчен бу режиссер үсеп килүче буынны тәрбияләргә кирәк дип янмый, көйми? Акча турында гына уйларга ярамый бит. Без төкере­нәбез, ә яшьләр икенче төрле кабул итә, кабатлый.
Ермолова театры нәрсә ул? Гүзәл Яхинаның башкорт сәхнәсендә куелган “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен карагыз. Анда героиняны көчләү сценасы бар. Спектакльдә көчләүче аны сәхнә кырына салды, өстенә ятты һәм “көчли” башлады (хә­рәкәт­ләр кылды). Менә бу матурмы, әхлаклымы! (Бу урында мин төке­реп, спектакльдән чыгып киттем). Ни өчен бу хәрә­кәтләр кирәк иде? Сәхнәдә җенси акт кылырга өйрә­тәләр, югыйсә белмәсләр иде. Хәтта әхлак сакланырга тиешле милли театрлар сәхнәләрендә дә шушыны кылалар!
Үзәк каналлар аша трансляцияләнгән юмористик тапшырулар барысы да кендектән түбән шаярта, исерек геройлар, хатын булып киенгән ир-атлар... Бу югары мәдәниятме? Телевидениедә иң каралган вакытта кем кемне көчләгән, кем законсыз бала тапкан, кемнең сөяркәсе кем, кемнең ирен яки хатынын тартып алган һәм башкалар турында күр­сәтәләр. Барлык танып-белү, тәрбия, югары әхлаклы тапшырулар төнлә күрсәтелә. Ил җитәкчелеге, хөкүмәт югалган буын үсүен күрмиләр микәнни?
Бүген Путинны тиргиләр. Мин исә аңа аерым сим­па­тия белән карыйм. Беренчедән, теле үткер. Ул тышкы дошманнарга җавап бирергә һәрвакыт әзер. Реакциясе тиз. Аны тәнкыйтьләүчеләр күп. Әмма иң җиңел эш — үзең башкармаган эш. Властька аннан көчсезрәк кеше килә күрмәсен, ил белән нәрсә буласын күз алдына китерү дә куркыныч.
Бу дөнья, милли проблемалар бик нечкә материя бит алар. Әлегә барысы да яхшы. Без иртәгәсе көнгә өмет белән яшәдек. Ә безнең балалар, оныклар? Кешедә нәрсәгә дә булса ышану булырга тиеш. Элек без комсомолга, коммунизмга ышандык. Ул да үзенә күрә бер дин иде. Ә хәзер нәрсә, матди як бөтен булса да, күңелләрендә — бушлык. Аны ни беләндер тутырырга кирәк. Бу бурычны хәзер Интернет башкара. Тиз арада ниндидер чара күрмәсәк, яшьләребезне югалтачакбыз...

Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.


Читайте нас