+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июнь 2021, 06:24

Пенсиягә чыгу яшен тагын биш елга озайтырга мөмкиннәр?!

Билгеле демограф якын киләчәктә пенсиягә чыгу яшен тагын да биш елга озайтырга мөмкиннәр дип белдергән. Моның нинди шартларда тормышыбызга килеп керәчәген дә аңлатып биргән ул.

Билгеле демограф якын киләчәктә пенсиягә чыгу яшен тагын да биш елга озайтырга мөмкиннәр дип белдергән. Моның нинди шартларда тормышыбызга килеп керәчәген дә аңлатып биргән ул.

Демограф Владимир Тимаков якын киләчәктә лаеклы ялга чыгу яше тагын да биш елга арттырылырга бик мөмкин, ди. Бу хакта ул «Комсомольская правда» гәзитендәге әңгәмәсендә әйтеп үткән.

Әгәр дә хатын-кызлар күбрәк бала таба башламаса, пенсиягә чыгу яшенең янә дә биш елга артачагы көн кебек ачык, ди ул.

Демограф белдерүенчә, Русиядә хәзер пенсиягә китүчеләрнең саны балигълык яшенә җитүчеләрнекеннән артык.

"Шушындый күренеш дәвам итсә, 30нчы елларда ватандашларыбыз пенсиягә тагын биш елга соңрак чыга башлаячак", - ди белгеч.

Тимаков сүзләре буенча, кешелек коронавирус эпидемиясен җиңә алмаса, уртача гомер озынлыгы кыскарганнан-кыскарачак. Ә инде аны элекке дәрәҗәдә саклап кала алсак, пенсия яшен 2030 ел тирәсендә озайтырга туры киләчәк. Димәк, Тимаков аңлатуынча, хатын-кызлар - 65, ә ир-егетләр 70 яшьтә генә лаеклы ялга китә алачак.

"Болар реаль саннар. Европа да шушы күрсәткечләргә юл тота. Без моны кабул итмәсәк, пенсияләрнең күләмен кыскартырга туры киләчәк", - дип үз фикерен белдергән демограф.

Фото: ria.ru


Читайте нас