+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июнь 2021, 12:25

Бәләкәй авылда – зур бәйрәм

Бүген Кырмыскалы районының Александровка авылыда мөһим вакыйга – Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә мемориаль стена ачу тантанасы үтте.

Бүген Кырмыскалы районының Александровка авылыда мөһим вакыйга – Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә мемориаль стена ачу тантанасы үтте.

Камышлы авыл биләмәсенә кергән Александровкада әлеге көндә 68 ихатада 140лап кеше яши. Авыл зур булмаса да, мондый истәлекле вакыйга уңаеннан урындагы чиркәү биләмәсенә халык байтак җыелды. Һәйкәл ачу тантансының христиан динен тотучыларда Ата-аналар шимбәсе белән туры килүе дә моңа булышлык иткәндер. Ә заманында бу авылда сигезьеллык мәктәп булган, күрше авыл балалары да биредә белем алган. Мәгариф ветераны Елизавета Гребнева хәтерләвенчә, ул бирегә эшкә килгән 60нчы елларда мәктәптә 180нән артык бала укыган. Бүген биредә, башлыча, өлкәннәр яшәсә дә, авылларын, туган нигезләрен сагынып кайтучылар бихисап. Читтә яшәүчеләр дә авыл тормышы белән кызыксынып тора. Менә берничә ел элек гомум көч белән чиркәү төзетсәләр, бүген аның ихатасында күркәм һәйкәл пәйда булды.
Авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Биккузин билгеләвенчә, һәйкәл ачу идеясе берничә ай элек авыл җыелышында яңгыраган. Бу идея бар яклап хуплау таба һәм эшләр башланып китә. Изге башлангычка кушылучылар да үзеннән үзе табыла, мөрәҗәгатьне берсе дә кире какмый. Шулай, авыл биләмәсе һәм район хакимиятләре, урындагы фермерлар, читтә яшәүчеләр дә, авыл халкы да актив кушыла. Кемдер – акчалата, кемдер кул көче белән ярдәм күрсәтә. Бүгенге чарада активистларның барысы да муниципаль район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Александровка һәм якын-тирә авыллардан 200дән артык кеше сугышка китеп, аларның яртысына гына исән имин әйләнеп кайтырга насыйп була. Җиңүне якынайту өчен тылда күпме хатын-кызлар һәм яшүсмерләр көч түгә?! Киләчәктә биредә тыл эшчәннәренә багышланган тактаташ та барлыкка киләчәк. Ә гомерләренең иң яхшы вакытларын – балачакларын сугыш урлаган буын вәкилләре бүгенге чарада Илгиз Вәкил улы кулыннан “Сугыш балалары” таныклыгы алды.
Протоиерей Андрей Кулемзаның чыгышы да дулкынландыргыч булды. Ул бүгенге ике вакыйганың очраклы түгеллеген ассызыклап, мондый изге эш башкаручыларга рәхмәтен җиткерде.
Кунакларның һәм авылдашларның чыгышлары бүләкләү мизгелләре һәм Камышлы авыл мәдәният йорты артистларының патриотик җырлары белән үрелеп барды.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас