+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 июнь 2021, 06:50

Туфрагына алтын чәчсәләр дә...

Шәһәр ягына караучы яшьләр, туган авылында төпләнеп, хезмәттә зур казанышларга ирешкән Фәнилә һәм Азат Гайсиннар гаиләсеннән үрнәк алсын иде.

Шәһәр ягына караучы яшьләр, туган авылында төпләнеп, хезмәттә зур казанышларга ирешкән Фәнилә һәм Азат Гайсиннар гаиләсеннән үрнәк алсын иде.


Азат Гайсин 1979 елда Балтач һөнәрчелек училищесында механизаторлыкка таныклык алганнан соң, язмышын Ленин исемендәге хуҗалык басуларына гомерлеккә бәйли. Яшь чагыннан ук көчле, яшьлек дәрте ташып торган егет тракторын да, комбайнын да оста йөртә. Һәр кушкан эшне җиренә җиткереп, намус белән башкара.


Аның тырышлыгын җитәкчеләр дә югары бәяли. Исеме хуҗалыкның Мактау тактасына һәм Хезмәт даны китабына да теркәлә. 1986 ел йомгаклары буенча Азат Мәгъсүм улы Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдинов призына лаек була. 1990 елда аңа ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Хезмәттәге казанышлары өчен” билгесе тапшырыла. 16 ел буена алдынгылар исемлегендә булган Азат Гайсинның җиргә, туган якка, хезмәткә бирелгән булдыклы шәхес икәнен дәлилләп, аңа 1995 елның сентябрендә “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем тапшырыла. Аның бихисап Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары – тугры хезмәтенең җимешләре.

Данлы игенче Азат Мәгъсүм улы хәләле Фәнилә Тәбзил кызы белән матур гаилә корып, инде 40 ел буе иңгә-иң терәшеп, туган авылларында гөрләтеп тормыш көтәләр. Алар икесе дә кешелекле, ярдәмчел, туган җанлылар. Тукай авылының язмышын үз язмышлары итеп күреп, авылдашлары белән өмәләр, мәдәни чараларның уртасында кайнаучы, һәр эштә башлап йөрүчеләр. Гаилә башлыгы әле дә җәйләрен Бадрак катнашазык заводында эшли. 37 ел педагогик стажы булган Фәнилә ханым авыл клубында мәдәни оештыручы булып эшли, авылның старостасы да. Алар уллары Динар һәм Дениска күркәм тәрбия бирделәр. Икесе дә югары юридик белем алып, һөнәрләре буенча тырышып эшлиләр. Өйләнгәннәр. Динар һәм Гүзәл Эльвина белән Эльнарны, ә Денис белән Сания Кәрим белән Айлинны үстерәләр.

Ата-ана нигезендә матур, мәгънәле гомер кичерүче Гайсиннар күпләргә үрнәк. Алар читкә чыгып китмичә, туган җиреңдә хезмәтең белән данланып, бәхетле тормыш көтеп булуын үз үрнәкләре белән раслап яши. Әлегедәй хезмәт батырларының тырышлыгы туган як тарихына алтын хәрефләр белән язылган, чөнки гайрәтле еллар туган туфракка бирелеп, игелек күрсәтеп узган. Нәкъ шуның өчен дә Гайсиннар үзләрен бик тә бәхетле саный.


Миләүшә Әхмәтҗанова.

Борай районы.



Читайте нас