+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь 2021, 18:04

Начальнигына үч итеп...

Үпкәләрне онытырга кирәк тә соң...

Үпкәләрне онытырга кирәк тә соң...
Уфа полициясенә 59 яшьлек урындагы кеше мөрәҗәгать иткән. Ул хәбәр иткәнчә, аның машинасын йорт ишегалдында билгесез кеше яндырган. Зыян күләме 350 мең сум тәшкил иткән. Полиция хезмәткәрләре ут төртүче эзли башлаган. Моның өчен алар беренче эш итеп видеокүзәтү камералары язмаларын өйрәнгән.
Ут төртүче - элек машина хуҗасына эшләгән Уфада яшәүче 33 яшьлек кеше икәне ачыкланган. Җинаятьче үзенең элекке начальнигына үпкәләгән булган һәм үч алу нияте белән аның машинасын яндырырга карар кылган. Хәзер җинаять эше кузгатылган, ә ир-ат тоткарланган.
Фото: bash.news
Читайте нас: