+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2021, 17:50

Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды

22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлап, Уфаның В.И. Ленин исемендәге паркында Советлар Союзы Герое Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салу уңаеннан тантаналы митинг булды.

22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлап, Уфаның В.И. Ленин исемендәге паркында Советлар Союзы Герое Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салу уңаеннан тантаналы митинг булды.
Башкортстанның күпмилләтле халкы исеменнән Советлар Союзы Герое Александр Матросов һәйкәленә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Яна Гайдук, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов чәчәкләр салдылар.
Чарада һәлак булган сугышчы Филипп Швырковның оныклары Михаил Сорокин һәм Любовь Сорокина, шулай ук, һәлак булган Николай Семенищевның кызлары Анна Панова һәм Любовь Петрова катнаштылар. Митинг кысаларында һәлак булган яугирләрнең җәсадларын җирләү өчен туганнарына тапшыру тантанасы узды.
Митингта хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, кадетлар, курсантлар, яшь армиячеләр, эзләү отрядлары әгъзалары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты. Катнашучылар Ватан өчен сугышкан яугирләрне бер минутлык тынлык белән искә алды.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: