+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2021, 13:50

Гаиләсен янган йорттан алып чыккан...

15 яшьлек үсмер үзе дәваханәдә.

15 яшьлек үсмер үзе дәваханәдә.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгын 20 июньдә Дуван районының Арый авылында булган. Малай төнлә телефонда уйнап утырганда, янган ис сизгән. Ул тизрәк туганнарын уяткан. Өлкәннәргә, бер яшьлек сабыйга һәм 4 яшьлек ике кыз туганына янган йорттан чыгарга ярдәм иткән. Шул ук вакытта үсмер үзе, ишекне ачканда тән пешүләре алган. Аны дәваханәгә салганнар.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре билгеләвенчә, 2021 ел башыннан Башкортстанда 6 мең янгын чыккан, аларда 136 кеше һәлак булган.
Янгынның иң еш сәбәбе – төзек булмаган электр җиһазлары.

Фото: newsbash.ru
Читайте нас: