+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2021, 10:30

"Геройларыбызны һичкайчан онытмаячакбыз..."

21 июнь кичендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугышның утлы картиналары» акциясендә катнашты.

21 июнь кичендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугышның утлы картиналары» акциясендә катнашты.

Русиядә мондый чара беренче тапкыр 2020 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә үткәрелде. Һәр картина шәһәрнең яки төбәкнең Бөек Җиңүгә керткән өлешен чагылдыра. Акция герой-шәһәрләрне, Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрен, шулай ук безнең илдә һәм чит илләрдә башка торак пунктларны колачлады.

Башкортстанда акцияне «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлекчәсе, "Бердәм Русия"нең "Яшь гвардиясе" һәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте оештырды.

- 22 июнь - илебез тарихында иң коточкыч һәм фаҗигале сәхифәләрнең берсе, - диде Радий Хәбиров, акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - 80 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды. Бу көнне без илбасарларга каршы сугышларда башларын салган, госпитальләрдә яралардан вафат булган, фашист тоткыннарында һәм концлагерьларда һәлак булган кешеләрне искә алабыз. Совет халкы Ватанны зур югалтулар кичереп саклап калды. Башкортстаннан фронтка 700 мең сугышчы киткән. Аларның яртысы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Һәм без аларны онытмаска тиеш.

Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды һәм тере чәчәкләр куйдылар.

«Сугышның утлы картиналары» акциясе кысаларында яшьгвардиячеләр һәм волонтерлар Совет мәйданында 1 418 сугыш көне саны буенча, Алексей Храмовның «Генерал Шәйморатов» картинасы рәвешендә инсталляция ясап, 1 418 шәм кабызды. Анда Русия Герое, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры сурәтләнгән.

- Нәкъ менә биредә, безнең төп мемориаль мәйданда данлыклы коллективыбызга һәйкәл куячакбыз. 2020 елда, Җиңүнең 75 еллыгында Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исемен биреп, тарихи гаделлекне тергезүе бик мөһим. Бу вакыйганы республиканың күп буын кешеләре көтте, алар өчен Шәйморатов батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып тора, – диде Радий Хәбиров. – Без геройларыбызны һәрвакыт истә тотачакбыз, алар турындагы истәлекләрне йөрәкләрдә сакларбыз.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Совет мәйданын реконструкцияләү проекты турында 10 июньдә Уфага «Бердәм Русия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчакның сәфәре вакытында фикер алышканнар.

– Без «Бердәм Русия» белән берлектә Җиңү көненә барлык төзекләндерү эшләрен төгәлләячәкбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бу урын чыннан да символик булачак. Шушыннан без хәрби хезмәткә чакырылучыларны Кораллы Көчләргә озатачакбыз. Биредә кадетлар һәм курсантлар ант бирәчәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: