+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2021, 09:55

Шагыйрь Бәдрүш Мокамайның фронт хатлары

1941 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, ял көне булуга карамастан, Дүртөйле районы гәзитенең барлык хезмәткәрләре дә эшкә чыга. Алар “Ярыш”ның яңа санын басмага әзерли. Билгеле шагыйрь һәм журналист Бәдрүш Мокамай, Ватанны сакларга чакырып, халыкка ачык хат белән мөрәҗәгать итә.

1941 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, ял көне булуга карамастан, Дүртөйле районы гәзитенең барлык хезмәткәрләре дә эшкә чыга. Алар “Ярыш”ның яңа санын басмага әзерли. Билгеле шагыйрь һәм журналист Бәдрүш Мокамай, Ватанны сакларга чакырып, халыкка ачык хат белән мөрәҗәгать итә.

1941 елның 22 сентябрендә Бәдрүш Мокамай үз теләге белән фронтка китә. Ул Благовещен шәһәрендә хәрби күнегүләр үтә, Клавдия Архипова ире янына барып кайта.

Бәдрүш Мокамай башта — Көнбатыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана. Дәваланып, яңадан сафка баскач, сапер взводы командиры вазыйфасында янә алгы сызыкка җибәрелә.

Фронтта, лирик шигырьләр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое, комсомолка Зоя Космодемьянскаяга багышланган “Таня” поэмасын, “Линарияга хатлар” дигән проза әсәрен, “Кан өчен кан” пьесасын яза. Фронтта ул билгеле шагыйрь Константин Симонов белән очраша, фронт гәзитендә басылып чыккан Алексей Сурков шигырьләрен укып, үзенә рухи азык ала. Василий Лебедев-Кумач шигырьләрен күчереп, күңелдән өйрәнә. Бәдрүш Мокамайның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китаплары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгатьләрендә укый һәм рухи азык ала. Бу турыда ул хатларында да яза.
1943 елда Бәдрүш Мокамайның фронт вакыйгаларын сурәтләүче “Урал егете” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.

“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй,
Данлы җиңү белән кайтырмын”, дип язса да, Бәдрүш Мокамайга туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Шагыйрь 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү өчен барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.

Шагыйрьнең кызы Линария Батырованың шәхси архивында бик күп фотосурәтләр, Бәдрүш Мокамайның тормыш иптәше Клавдия Алексеевна Архиповага фронттан язган йөздән артык хаты саклана. Аларда патриот шагыйрь һәм журналистның фронт юлы чагыла, шәхесе ачыла.

Әдипнең фронттан язган барлык хатлары Фәнүз Хәбибуллинның 2019 елда чыккан “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән китабында дөнья күрде.

Фото: Наил Акмеев
Читайте нас: