+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2021, 10:55

Учалыда әфганлылар скверы төзекләндерелде

Учалыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда төзекләндерелгән афганлылар скверында булды. Территорияне модернизацияләүгә 26 миллион сум акча бүленгән, шуның 24 миллион сумы - федераль бюджеттан.

Исегезгә төшерәбез, әфганлылар скверын рейтинг тавыш бирү нәтиҗәләре буенча башка шәһәр иҗтимагый киңлекләре арасыннан сайлап алдылар. Шәһәр халкы өчен бу территория аерым әһәмияткә ия. Соңгы елларда локаль хәрби конфликтларда Учалы районының 700гә якын кешесе катнашкан. Әфганстан сугышы аша муниципалитетның 295 кешесе узды.

- Без шәһәрләребезне төзекләндерүгә зур игътибар бирәбез, - диде Радий Хәбиров халык белән сөйләшкәндә. - Сез беләсез, учалылылар уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр булды. Ел ахырына без биредә пляж зонасын төзекләндерәчәкбез, бу максатларга 100 миллион сум тирәсе акча юнәлтәчәкбез.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: