+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2021, 14:25

Уфаның Җиңү паркында "Хәтер шәме" акциясе узды

Төгәл иртәнге сәгать дүрттә Уфаның Җиңү паркында 1418 саны рәвешендә урнаштырылган шәмнәр кабызылды. Нәкъ менә шул кадәр сандагы көннәрне совет халкы нацистик Германия белән көрәште.

Төгәл иртәнге сәгать дүрттә Уфаның Җиңү паркында 1418 саны рәвешендә урнаштырылган шәмнәр кабызылды. Нәкъ менә шул кадәр сандагы көннәрне совет халкы нацистик Германия белән көрәште.

Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган "Хәтер шәме" бөтенрусия акциясенә Дәүләт думасы депутаты Илдар Бикбаев, төбәктә эзләү хәрәкәте җитәкчесе Владимир Волков, Башкортстанның Хәрби комиссариаты вәкилләре, ветераннар оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, яшь армиячеләр һәм битараф булмаган уфалылар кушылды.

1941 елның 22 июне иртәсе безнең илнең барлык халкы тормышының астын-өскә китерде. Бүген без бу датаны Хәтер һәм кайгы көне буларак беләбез, әмма ата-бабаларыбыз аны сугыш башланган көн буларак истә калдырган.

Акциягә кушылып, Ватан өчен көрәшкән кешеләрне искә алу өчен Русиянең һәр кешесе деньпамяти.рф сайтында үз "Хәтер шәме"н кабызырга мөмкин.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: