+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2021, 18:00

Закондагы үзгәрешләр өлешчеләрне яклаячак

Без кешеләргә (өлешчеләргә) барлык йортларны төзеп бетерербез яки акчалата компенсацияләр түләрбез, дип вәгъдә иттек. Башка вариантлар юк. Иң мөһиме, алданган яңа өлешчеләр барлыкка килүгә юл куймау, моны шулай ук игътибар белән күзәтәбез", - дип язган үзенең постында республика Башлыгы Радий Хәбиров.

"Без кешеләргә (өлешчеләргә) барлык йортларны төзеп бетерербез яки акчалата компенсацияләр түләрбез, дип вәгъдә иттек. Башка вариантлар юк. Иң мөһиме, алданган яңа өлешчеләр барлыкка килүгә юл куймау, моны шулай ук игътибар белән күзәтәбез", - дип язган үзенең постында республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта Дәүләт думасы Өлешчеләрнең хокукларын яклау фондына йортларны эскроу-счетларсыз төзергә рөхсәт итте. Өлешчеләрне яклау фонды хокуклары турында закон проекты өченче уку узды. Бу күпфатирлы йортларны төзүне тизләтер дип көтелә.
"Бердәм Русия" партиясеннән Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин аңлатканча, Фондка техник заказчы функцияләре биреләчәк, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар төзи, төзелешне финанслауга вакытлыча буш акчаларның бер өлешен җибәрә алачак. Шулай ук Фондка күпфатирлы йортлар төзү өчен җирне арендага алуны яисә түләүсез файдалануны гадиләштерелә.
Шул рәвешле, Өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды төзүчеләр алдаган гражданнар алдында турыдан-туры алынган йөкләмәләрнең үтәлешен тикшереп торачак.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: