+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2021, 09:45

Бүген кем фатир отар?

Бүген "Вся Уфа" телеканалының туры эфирында «Сәламәт Уфа» акциясендә катнашучылар арасында фатир, 10 смартфон һәм башка кыйммәтле призлар уйнатылачак.

Бүген "Вся Уфа" телеканалының туры эфирында «Сәламәт Уфа» акциясендә катнашучылар арасында фатир, 10 смартфон һәм башка кыйммәтле призлар уйнатылачак.
Кызыксындыру чарасы Уфада 2021 елның 14 маеннан 20 июненә кадәр узды. Анда катнашу өчен вакциналау пунктларының берсендә прививка ясатырга, уникаль кодлы флаер алырга һәм аны «Сәламәт Уфа» сайтында теркәргә кирәк иде. Акцияне оештыручы — Уфаның «Шәһәрне үстерүнең иҗтимагый фонды» социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш фонды.
«Сәламәт Уфа» телемарафоны 17.00 сәгатьтә башлана. Призлар уйнату – 20.00 сәгатьтән. Туры эфир барышында экспертлар вакциналау темасы буенча сорауларга да җавап бирәчәкләр. Уйнатуда катнашкан вакциналанучылар буенча барлык мәгълүматлар комиссия тарафыннан тикшереләчәк.
Фото: moi-goda.ru
Читайте нас: