+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2021, 13:30

Дүртөйледә зур бәйрәм булачак!

27 июнь көнне Дүртөйле шәһәрендә зур бәйрәм көтелә. Анда махсус концерт программасы белән ZAINETDIN этно-шоу проекты да чыгыш ясаячак. Салют булачак.

27 июнь көнне Дүртөйле шәһәрендә зур бәйрәм көтелә. Анда махсус концерт программасы белән ZAINETDIN этно-шоу проекты да чыгыш ясаячак. Салют булачак.

27 июньдә Дүртөйледә Яшьләр көне узачак. Бу көнне "Город ОткрӨЙ" кысаларында яңа җәмәгать урыннары ачылачак. Аларның берсе - Ленин исемен йөртүче үзәк мәйданда, икенчесе автовокзал янында, элекке сыра заводы урынында төзелде.

Узган ел Дүртөйле шәһәре Бөтенрусия кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары бәйгесендә җиңеп чыккан иде. Нәтиҗәдә, шәһәрне төзекләндерү өчен зур мөмкинлекләр барлыкка килде. Бер ел эчендә шәһәрнең ике урынында "Город ОткрӨЙ" системасы буенча заманча һәм уңайлы җәмәгать урыннары булдырылды.

Яшьләр көнендә мондый программа каралган: көндез, 15 сәгатьтә, музыкаль-шигъри бәйге һәм спортның экстремаль төрләре (скейтборд, самокат, ВМХ) буенча ярышлар башлана. Җиңүчеләрне яхшы бүләкләр көтә!

Кичке сәгать 7дә Ленин исемендәге үзәк мәйданда бәйрәмнең тантаналы өлеше оештырыла. Анда Дүртөйле районы хакимияте җитәкчелеге һәм килгән кунаклар чыгыш ясаячак. Арытаба чарада катнашучылар хозурына ZAINETDIN этно-шоу проекты махсус концерт программасы тәкъдим итә.

Бәйрәмгә килегез, дуслар! Бик күңелле булмакчы!

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән


Читайте нас: