+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 13:58

Аңа табиблар ярдәме кирәк...

Башкортстанда 71 яшьлек Александр Зотов хәбәрсез югалган.

Башкортстанда 71 яшьлек Александр Зотов хәбәрсез югалган.

Башкортстанның Караидел районы Корыш авылында 71 яшьлек Александр Зотов хәбәрсез югалган. Ир-атның кайдалыгы 22 июньнән билгеле түгел.

Аның билгеләре: гадәти гәүдәле, буе якынча 178 сантиметр, күзләре - яшел, чәче чал. Ул югалган көнне соры-яшькелт куртка, шундый ук кепка һәм яшел кроссовкалар кигән булган.

Александр Зотовның туганнары белдерүенчә, аңа даими рәвештә медицина ярдәме кирәк.

Әлеге вакытта ирне эзләү белән волонтерлар шөгыльләнә. Әгәр сез аның кайдалыгы турында берәр хәбәр белсәгез, 8 (800) 700 54 52 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Фото: Башньюс
Читайте нас: