+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 20:05

Авылдашларына бүләк эшләде

Гафури районында Русиянең бокс буенча атказанган спорт мастеры Илфат Рәҗәпов якташларына "Атайсал-Кече Ватан" проекты кысаларында ут сүндергечләр һәм янгын хәбәрчеләре бүләк итте.

Гафури районында Русиянең бокс буенча атказанган спорт мастеры Илфат Рәҗәпов якташларына "Атайсал-Кече Ватан" проекты кысаларында ут сүндергечләр һәм янгын хәбәрчеләре бүләк итте.
Авылның төп байлыгы-ул, һичшиксез, тырыш, ярдәмчел, кече ватанының чәчәк атуына сөенүче кешеләр. Имәндәш-күп кенә лаеклы уллар һәм кызлар үстергән, үз хезмәтләре белән туган якны данлаган җир. Алар арасында – Русиянең бокс буенча атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар Русия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионаты призеры, 2000 елда Сиднейда узган Олимпия уеннарында катнашучы Илфат Рәҗәпов та бар.
Бүген Илфат Солтан улы исеменнән 94 янгын хәбәрчесен һәм 7 янгын сүндергечне Имәндәш авыл Советы башлыгы Әхнәф Ногайгуловка тантаналы рәвештә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты вәкилләре Константин Терещенко һәм Рөстәм Даянов тапшырды.
Торакны автоном янгын хәбәрчесе белән тәэмин итү янгын вакытында кешеләрнең һәлак булуына юл куймау буенча беренче адымнарның берсе булып тора. Район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов Илфат Солтан улына ярдәме өчен ихлас рәхмәт белдерде, чөнки йортта урнаштырылган янгын хәбәрчесе - нәтиҗәле яклау һем куркыныч янаган очракта хуҗалар вакытында кисетелүгә гарантия.
Авыл халкы, үз чиратында, танылган якташыбызга күңел җырлары белән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Янгын сүндергечне беренче булып күпбалалы Зәйнышевлар гаиләсенә, ә янгын хәбәрчесен Рәзилә Зөбәйдуллина өендә урнаштырдылар.
Фото: Гафури районы хакимияте
Читайте нас: