+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 10:15

Бала тудыру йортында авырлы хатын-кыз үлгән

Башкортстанда хатын-кыз йөклелекнең 18нче атнасында вафат булган.

Башкортстанда хатын-кыз йөклелекнең 18нче атнасында вафат булган.

Чишмә районында яшәүче 22 яшьлек хатынны Уфадагы 4нче бала тудыру йортында коткарып калырга тырышканнар. Дәваханәдә ул өченче көнне вафат була. Үлемнең рәсми сәбәбе әлегә билгеле түгел.

22 яшьлек Лилия Әюпова йөклелекнең 18нче атнасында булган. Сабыйның йөрәге типкән булган инде. Мәрхүмнең әнисе сүзләренә караганда, кызының көчле токсикозы башланган.

- Аңа УЗИ ясадылар һәм шунда бала үлгән икәне күренгән, дип белдерә кызның әнисе Рәзилә Әюпова.
Нәкъ шуңардан соң аны дәваханәгә салганнар. Палатада берүзе булган. Авыруның хәле шулкадәр булмый ки, ул памперста яткан. Әни белән кыз гел элемтәдә булган.

- Иртәнгә төшемдә күрәм: ул кычкыра, мине чакыра. Күңелем яна, урыннар таба алмыйм, - дип сөйли әнисе.

Булачак әти сүзләренә караганда, пар баланы планлаштырган. Моның өчен алдан ук тикшерүләр үткәннәр.

Ни өчен хатын-кыз йөклелекнең 18нче атнасында үлгән, табиблар җавап бирә алмый. Хокук саклау органнары тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Фото: Башньюс
Читайте нас: