+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 15:15

"Бердәм Русия" бакчаны электр белән тәэмин итүне контрольгә алды

Дәүләт җыелышы-Корылтайның "Бердәм Русия" фракциясе депутатлары Уфа янындагы 42 бакча ширкәтендә электрны сүндерү проблемасын хәл итү механизмын тәкъдим итте.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның "Бердәм Русия" фракциясе депутатлары Уфа янындагы 42 бакча ширкәтендә электрны сүндерү проблемасын хәл итү механизмын тәкъдим итте.

Эш алгоритмы турындагы килешүгә фракция җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов Калинин районы депутатлары, хакимият һәм прокуратура вәкилләре, «ЭКСБ» җәмгыяте һәм 27нче бакча катнашлыгында узган киңәшмәдә ирештерде.

Бакча ширкәтендә зур бурычлар өчен электр сүндерелгән. Бу проблема башка бакча ширкәтләре өчен дә актуаль. Бурычның күп миллионлы суммалары электр өчен түләмәүчеләр аркасында җыелган. Моннан тыш, бакча ширкәте җитәкчелеге фикеренчә, электр энергиясенең бер өлеше урланган.

- Проблема җитди. Һәм ул башлыча бакчачыларның энергия ресурслары белән тәэмин итүче белән турыдан-туры килешүләре булмауга килеп терәлә, - дип шәрехләде «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов. - Әгәр күпфатирлы йортта кемдер электр, газ яки су өчен түләмәсә, башкаларга бу кагылмый, чөнки һәркемнең үз шәхси счеты. Ресурсларны өзәләр, судка бирәләр һәм бурычын түләмәгән кешедән түләтәләр. Бакчалар очрагында хәл башкачарак. Ресурслар белән тәэмин итүче белән хокукый мөнәсәбәтләр аерым алынган бакчачының гына түгел, хәтта тулы бер бакча ширкәтендә дә юк.

Фото: bashkortostan.er.ru
Читайте нас: