+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 09:05

Фатирны кем отты?

23 июньдә "Вся Уфа" телеканалының туры эфирында вакциналанучылар - "Сәламәт Уфа" акциясендә катнашучылар арасында фатир һәм 10 смартфон, шулай ук башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылды.

23 июньдә "Вся Уфа" телеканалының туры эфирында вакциналанучылар - "Сәламәт Уфа" акциясендә катнашучылар арасында фатир һәм 10 смартфон, шулай ук башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылды.

Суперприз - фатирны 28 майда 8нче шәһәр клиник дәваханәсендә вакциналанган Уфада яшәүче Тамара Александровна отты. Җиңүчене билгеләүдә Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев катнашты. Ул акциядә катнашучыларның флаер номерын сайлауны туктаткан символик төймәгә басты.

Акциядә 10 катнашучы айфоннарга ия булды. Моннан тыш, вакциналанучылар арасында башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, уйнатуда катнашкан вакциналанганнар турында мәгълүматлар комиссия тарафыннан тикшерелде. Әлеге акциядә җиңүчеләр, шулай ук, башкаручы директор, Уфаның Социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш фондын гамәлгә куючылар җыелышы рәисе, Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Панчихина җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары тарафыннан расланды.

Акцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, акциянең сайтында 38 631 флаер теркәлгән.

Акциядә катнашучылар арасында бүләкләр р уйнату нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат "Сәламәт Уфа" акциясе сайтында урнаштырылачак. Акцияне оештыручылар күрсәтелгән телефоннар буенча җиңүчеләр белән элемтәгә керәчәк.

Чара Уфада 2021 елның 14 маеннан 20 июненә кадәр узды. Анда катнашу өчен вакциналау пунктында прививка ясарга, уникаль кодлы флаер алырга һәм аны "Сәламәт Уфа" сайтында теркәргә кирәк иде.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан территориясендә һәм аның башкаласында вакциналанган халыкның бу авыруга күмәк иммунитетын формалаштыру өчен югары процентка ирешү өчен мөһим.

Фото: ufacity.info
Читайте нас: