+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 15:17

"Кыйнама, мине, улым..."

Әлеге хәл буенча суд 21 июньдә булды.

Уфаның Октябрь район суды үз әнисен уклау белән кыйнап үтергән ир-егеткә хөкем карары чыгарды.
Үтерү узган елның көзендә булган. Гаепләнүче исерек хәлдә әнисенә кунакка килгән һәм биредә дә эчүен дәвам иткән. Нәтиҗәдә, әнисе белән улы арасында гауга чыккан. Низаг вакытында уфалы олы яшьтәге әнисенең агач уклавын ала һәм аңа кимендә 18 тапкыр суга. Алынган җәрәхәтләрдән пенсионер хатын шунда ук үлгән.
Бу хәлгә кагылышлы суд 21 июньдә узды. Ирне гаепле дип таныганнар һәм җиде елга катгый режимлы колониягә җибәргәннәр.
Фото: storyfox.ru
Читайте нас: