+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 14:45

"Спутник V" вакцинасы Ислам кануннарына тулысынча туры килә

Күмертауда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләренең ике көнлек семинар-киңәшмәсе үтә.

Күмертауда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләренең ике көнлек семинар-киңәшмәсе үтә.

Форумда Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин чакыруы буенча Мәскәү мөфтие, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар хәзрәт Әләүтдинов катнаша. Коронавируска каршы яңа вакцина "Спутник V"ның хәләллеген карау мисалында Мәскәү мөфтие Русия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.

Илдар Әләүтдинов бу теманың мөһимлеген ассызыклады - мөселман җәмәгатьчелеге өчен бу бик җитди сорау. Дуңгыз ите, кеше органнары, спирт һәм ислам күзлегеннән караганда башка кабул ителмәгән ингредиент компонентларын вакциналар әзерләгәндә куллану турында имеш-мимешләр йөрде. Болар барысы да җәмгыятьтә бәхәсләр тудырды.

- Безнең бурыч, имамнар буларак, беренче чиратта, Голәмәләр шурасы әгъзалары буларак, вакцинаның составын һәм эшләү процедурасын җентекләп өйрәнүдән гыйбарәт иде. Без җитештерүчеләр белән элемтәгә чыктык, тиешле сорауларны бирдек. Эш нәтиҗәләре буенча, гайбәтләрнең берсе дә расланмады. Бу мәсьәләне ныклап өйрәнгәннән соң, дини караштан, атап әйткәндә, мартта, "Спутник V" вакцинасының хәләллеге турындагы фәтвә рәсми рәвештә игълан ителде, - дип билгеләп үтте Илдар хәзрәт Әләүтдинов.

Абруйлы дин белгече шулай ук һәр мөселман кеше авыруны тарату чыганагы булырга тиеш түгел, дип ассызыклады.

Искәртәбез, узган атнада Башкортстан хөфтие Айнур хәзрәт Биргалин социаль челтәрләрдә үзенең шәхси битендә шулай ук республика мөселманнарын кисәтте һәм вирус таралуны булдырмас өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланырга чакырды.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: