+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 10:45

Тулай торакта тараканнар каян барлыкка килә?

Имеш тә, аларны янә укырга кергән студентлар өйләреннән алып килә икән.

Имеш тә, аларны янә укырга кергән студентлар өйләреннән алып килә икән.

Ufatime.ru басмасы белдерүенчә, тараканнар турындагы мәсьәлә Башкортстан Дәүләт җылыешы-Корылтай утырышында күтәрелгән. Санитар чараларны катгыйландыру сәбәпле, ул аеруча актуальлек алган.

Башкорт дәүләт университеты ректоры Николай Морозкин сүзләренә караганда, төбәкнең төп вузында торак мәйданнар елына ике тапкыр эшкәртелә. Кышын һәм җәен студентлар кыска вакыт эчендә башка корпусларга күчеп тора, шул вакытта бушларында дезинфекция үткәрелә. Әмма беренче сентябрьдән соң бөҗәкләр кабат барлыкка килә. Барысына да беренче курс студентлары гаепле икән.

- Яңа студентлар республиканың ерак почмакларыннан янә тараканнарны алып килә. Аннан бөҗәкләрне, йә аларның личинкаларын алып киләләр. Без тараканнар белән бик тә нәтиҗәле көрәшәбез. Аларның нәселдәшләрен - кандалаларны юк иттек инде, - дип нәтиҗә ясады Николай Морозкин.

Фото: www.proural.info сайтыннан.
Читайте нас: