+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2021, 16:20

Балалар антисептик эчеп агуланган

Бу хәл Татарстандагы лагерьларның берсендә булган.

Бу хәл Татарстандагы лагерьларның берсендә булган.

Шушы көннәрдә Татарстанның Питрәч районы үзәк дәваханәсенә агулану билгеләре булган алты бала китерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Балаларның барысының да антисептик эчүе ачыкланган. Беренче мәгълүматларга караганда, бу хәл лагерьларның берсендә булган. 10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күргән. Алтысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән. Әлеге вакытта алар үзләрен яхшырак хис итә.

Якын арада аларны дәваханәдән чыгарырга тиешләр, балалар сәламәтлегенә хәвеф янамый, дип хәбәр итә агентлык чыганагы.
Балалар антисептик белән агуланганнан соң тикшерү башланган. Питрәч районы прокуратурасы әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Фото: kraski-net.ru
Читайте нас: