+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2021, 10:15

Башкортстанда 15 яшьлек үсмерне эзлиләр

Ул Туймазы районында Серафимовка авылының махсус мәктәбеннән качкан.

Ул Туймазы районында Серафимовка авылының махсус мәктәбеннән качкан.

Башкортстанның Туймазы районында 15 яшьлек Алмаз Сәлаховны эзләү дәвам итә. Ул һәм тагын өч үсмер 16 июньдә Серафимовка махсус мәктәбеннән качкан. Бүгенге көндә өч баланы эзләү төгәлләнгән.

Алмазның билгеләре: гадәти гәүдәле, буе якынча 165 сантиметр, күзләре, чәчләре кара төстә. Егет бу көнне "Nike" дип язылган кара-зәңгәр төстәге чалбар һәм чия көрән төстәге футболка кигән булган.

Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре Алмаз Сәлаховны эзләү белән шөгыльләнә. Әгәр сез аның кайдалыгы турында берәр хәбәр белсәгез, 8 (917) 808 90 81, 8 (34782) 7 10 01, 8 (34782) 7 20 97 телефоннарына шалтыратыгыз.

Фото: Башньюс
Читайте нас: