+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2021, 11:00

Мопедта чабу үлем белән тәмамланган

24 июньдә Башкортстан территориясендә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

24 июньдә Башкортстан территориясендә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Республика ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Благовещен районында урнашкан трассада 25-30 яшьлек билгесез ир-егет һәлак булган. Ул "Vento" мопеды белән идарә иткән булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, егет юлдаш "Honda Accord" машинасын куган һәм арытаба аның белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә мопед йөртүче үлгән.

57 яшьлек җиңел автомобиль йөртүченең Борай районы кешесе булуы ачыкланган. Аны спиртлы эчемлекләр эчкән булуга тикшергәннәр. Ул аек булган.

Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшерү үткәрә.

Фото: Башинформ
Читайте нас: