+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2021, 11:10

“Таганны алдылар да, кире куймыйлар...”

“Инцидент” системасы ярдәмендә балалар мәйданчыкларында күптән көтелгән тәртип урнаштырылган.

“Инцидент” системасы ярдәмендә балалар мәйданчыкларында күптән көтелгән тәртип урнаштырылган.

“Безнең ихатада яңа заманча мәйданчык төзеделәр. Төзүен төзеделәр, ә аны кем карап тотачак, ремонт ясаячак? Бер мәйданчыкны өлкәннәр җимерде инде, ә нәниләргә уйнар урын юк, карусель көчкә эләгеп тора, таганнарның берсен алдылар һәм кире куймыйлар... Менә шулай яшибез...”, — дигән мөрәҗәгать калдырган Нефтекамадан Алина Катаева республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге битендә. Аны шунда ук “Инцидент” системасы теркәгән һәм урынга хәл итәргә җибәргән.

“Коммуналь хезмәтләр таганнарны урнаштырды. Балалар бик теләп атына һәм канәгатьләр. Мөрәҗәгать итү­егез өчен рәхмәт”, — дип язган Нефтекама шәһәре хакимияте хезмәткәре Любовь Имашева Алинага җавабын­да.
Уфаның Октябрь проспектында яшәүчеләрне дә балалар мәйданчыгындагы хәл борчый. “Октябрь проспекты­ның 103/1нче йорты каршындагы комлыкка күрше йорт подвалыннан биш чиләк комташ алып чыгып сиптеләр. Аның ниндилеге аерым тема (дымлы, күгәргән, өстендә песиләр йөргән), әмма проблема икенчедә — сабыйлар комташны бөтен мәйдан буйлап тарата, ыргыта. Урам себерүче мәйданчыкны җы­ештыру түгел, анда кереп тә карамый, ә балалар самокатта, башка техникада авырлык белән генә йөри, бөтен җирдә җәелеп яткан ташларга эләгеп егыла һәм җәрәхәтләр ала”, — дип яза шушында яшәүчеләр.
“11 июньдә 28нче Торак-файдалану идарәсе хезмәт­кәрләре Октябрь проспектындагы 103/1нче күпфатирлы йорт яны территориясендә урнашкан балалар мәйданчыгын җыештырды, шулай ук ком китерделәр. Мондый мәсьәлә­ләрне тиз арада хәл итү өчен сез 286-00-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Ул тәүлек әйләнәсенә эшли һәм сез һәрвакыт шушы телефон аша гариза калдыра аласыз”, — дип җавап биргән Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Марат Галиуллин.
Дәүләкән шәһәреннән Николай Филимонов Заречная урамында фонарь янмавына зарланган. “7 июньдә Дәүләкән шәһәренең Заречная урамында подрядчы оешма урамны яктырту буенча эшләр башкарды (лампаларны һәм дроссельләрне алмаштырды, плафонга яңа линза урнаштырды). Моннан ары мондый гаризаларны Дәүлә­кән шәһәре хакимиятенә 3-58-00 телефоны аша шалтыратып калдырырга мөмкин”, — дигән сүзләр бар шәһәр хакимияте башлыгы Вячеслав Гапонен­коның җавабында.
Нуриман районының Красная Горка авылындагы Совет урамында да икенче ел инде урам фонарьлары янмый икән. Тәүгеләре янып чыккач, алганнар да яңаны куймаганнар. “10 июньдә Совет урамы, 94нче йорт янында урам утлары лампасы урнаштырылды. Хөрмәт белән, Нуриман районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Хәлил Абдуллин”, — диелгән җавапта.
Әлеге проблемалар халыкны күптән борчыса да, “Инцидент” системасында теркәл­гәч кенә тиз арада хәл ителгән. Үзләрен борчыган мәсьәләләр турында социаль челтәрләргә һәркем яза ала. “Инцидент”ка эләккәч, ул көне-сәгате белән хәл ителәчәк. “Инцидент” системасын кертү республикада урыннардагы чиновникларны проблемалы мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мәҗ­бүрили. Бу бик мөһим. Моңа кадәр еш кына кешеләр еллар дәвамында юк кына мәсьәлә­нең чишелешен көтә, мөрәҗә­гатьләр яза һәм аларга формаль җавап кына ала иде. Яңа аралашу форматын эшләтеп җибәрү республикага яңа сулыш өрде: кешеләр дәүләтнең кайгыртуын сизде, алар властька ышана, ә түрәләр үз вазыйфаларына җаваплырак карый башлады.

Резеда ФАЗЫЛОВА.


Читайте нас: