+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2021, 18:53

Уфада һавада әче ис каян килә?

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Уфа шәһәрендә яшәүчеләрнең әче ис һәм атмосфера һавасында төтен булуга күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле вәзгыять турында брифинг үтте.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Уфа шәһәрендә яшәүчеләрнең әче ис һәм атмосфера һавасында төтен булуга күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле вәзгыять турында брифинг үтте.

Брифингта журналистларның һәм халыкның сорауларына "Роспотребнадзор", Экология, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Уфа шәһәре хакимияте, Прокуратура вәкилләре җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, уфалылар инде берничә көн буе һавадагы искә зарлана. Уфа мэры Сергей Греков сүзләренә караганда, начар иснең төп сәбәбе – Яңа Черкассы бистәсендәге чүп-чар полигонында янгын.

- 20 июнь көнне Яңа Черкассы бистәсендәге полигонда янгын чыкты. Һава торышы ут таралуга ярдәм итте. Тәүлек дәвамында турыдан-туры януны бетерделәр. Ике тәүлек эчендә төтенне бетерделәр. Барысы да шулай озак булды, чөнки янгын чыганагы кабат-кабат кабынды. Бүген берни янамый, дип белдерде ул.

Мэр хәбәр иткәнчә, чүплеккә су сибелгән вакытта шикаятьләр күпләп килгән. Предприятиеләрдә чүп-чар ташлауның чыганагы әлегә расланмаган.

- Мөмкин кадәр күбрәк мөрәҗәгатьләр чүплек сүндерелгән вакытта булды. Шул ук вакытта бу чорда заводларда ремонт эшләре бара. Моннан зыянлы матдәләр чыгарылырга мөмкин, - диде Сергей Греков.

Сәламәтлек саклу министры Максим Забелин белдерүенчә, Уфада узган айда дәваханәгә салу яки медицина ярдәме күрсәтүне таләп иткән күңелсез ис белән бәйле бер генә мөрәҗәгать тә булмаган.

- Без әлеге мәгълүматны республика медицина мәгълүмат-аналитика системасында теркәмәдек. Ягъни дәүләт карамагында булган барлык медицина оешмаларында әлеге фактлар теркәлмәгән, - диде министр.

Башкортстанда "Роспотребнадзор" башлыгы Анна Казак сүзләренә караганда, бу хакта хәбәрләр 25 майдан ук килә башлаган. Бер ай эчендә идарә 150дән артык мөрәҗәгать алган. Димәк, химик ис башкалада Черкассыдагы полигонда янгын чыкканчы пәйда булган. Озак вакыт дәвамында рөхсәт ителгән күрсәткечләрнең күп тапкырлар артуына карамастан, экспертлар бу һаваның кешеләр өчен хәвефсез булуын белдерә. Атмосфера һавасының сыйфатын үлчәү буенча лабороторияләр интенсив эшлиләр.

"Роспринадзор" вәкиле Уфаның сәнәгать объектларында планнан тыш тикшерү башлануы турында белдерде.

Республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев белдерүенчә, республика Башлыгы кушуы буенча эш төркеме җыелачак һәм бу хәл контрольдә тотылачак. Шул ук көндә республика халкына бу вәзгыять буенча мәгълүмат җиткереләчәк.

Мөрәҗәгатьләр белән кешеләр 112 номеры буенча шалтырата ала.

Тулысынча брифингны түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=1lxPD8k_loY
Читайте нас: