+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2021, 19:00

Зариф Байгускаров - югары баскычта

Дәүләт думасы депутатларының унөченче интеграль рейтингы нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Дәүләт думасы депутатларының унөченче интеграль рейтингы нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Алар VII чакырылыш Дәүләт думасының эш нәтиҗәләрен тасвирлый, анда 438 депутат бәяләнгән.
Рейтинг йомгаклары буенча Зариф Байгускаров барлык депутатлар арасында гомум рейтингта 80нче урынны алды, бу - Башкортстан депутатлары арасында иң югары баскыч, аннан өч баскыч түбәндә - Рафаэль Мәрданшин. Алдагы шундый ук гомум рейтингта Байгускаров 110нчы урында иде.
Зариф Байгускаров әлеге рейтингның «Активлык индексы» критерие буенча Дәүләт думасының иң актив ун депутаты арасына керде (8нче урын). Яңадан сайлану коэффициенты буенча ул мөмкин булган 10 баллдан 5 балл җыйды, димәк, экспертлар аңа яңадан сайлауның уртача ихтималлыгын фаразлый.
Тикшеүдә 800дән артык федераль һәм төбәк эксперты катнашты, Дәүләт думасының ачык статистикасы, «Депутат клубы» сайтында «Халык тавыш бирү» нәтиҗәләре һәм «Медиалогияләр» мәгълүматлары кулланылды.
"Нәтиҗәлелек рейтингы барлык критерийлар буенча да артты һәм бу - минем йөкләмәләр күрсәткече. Ул миңа мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә көч бирә. Бу айда гына да коллегалар гражданнар хәвефсезлеге, пенсионерларны социаль яклау буенча закон проектларындагы төзәтмәләрне хуплады. Күп кенә төбәк мәсьәләләре хәл ителә. Гражданнарның яклавы һәм аңлавы стимул булып тора, Башкортстан халкы өчен күп нәрсә эшлисе бар әле", - дип билгеләп үтте Зариф Байгускаров.
Парламентарий Зариф Байгускаров VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 35 закон проекты авторы булды, шуларның 24е кабул ителде һәм эшли. Ул федераль закон проектларына 127 төзәтмә керткән, алар барысы да кабул ителгән. Аның иң популяр законнарының берсе - ауган агачларны гражданнарга бушлай һәм рөхсәт юллап йөрмичә бирү, шулай ук кешеләргә суррогат хәмер саткан өчен каты җәза бирү турындагы закон. Бу вакыт эчендә ул Дәүләт думасында төрле файдалы законнар һәм башка башлангычлар белән 719 тапкыр чыгыш ясады.
Фото: башинформ
Читайте нас: