+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2021, 13:15

“Якташлар-2021” проектында тавыш бирү тәмамланды

Башкортстанда “Якташлар-2021” проекты кысаларында тавыш бирү тәмамланды, ул иң лаеклы һәм хөрмәтле замандашларны ачыкларга тиеш. Бу - безнең белән янәшәдә яшәүче кешеләр турында сөйләү мөмкинлеге.

Башкортстанда “Якташлар-2021” проекты кысаларында тавыш бирү тәмамланды, ул иң лаеклы һәм хөрмәтле замандашларны ачыкларга тиеш. Бу - безнең белән янәшәдә яшәүче кешеләр турында сөйләү мөмкинлеге.

"Якташлар-2021" проекты агымдагы елның март ахырында "Бердәм Русия" партиясе башлангычы белән эшләтеп җибәрелде. Башкортстан халкы арасында гамәлгә ашыруның беренче этабында республиканың һәр торак пунктында яшәүчеләр горурлана торган эшләре булган, ихтирамга лаек якташларыбызны ачыклау максатыннан анкеталау үткәрелде. Онлайн форматта сораштыруны 5 меңнән артык кеше узды, тагын 10 меңгә якын кеше анкета сорауларына җавап бирде.

Эшкәртелгән анкеталар нәтиҗәләре буенча июньдә рейтинг буенча тавыш бирү узды. Кандидатлар исемлегендә төрле номинацияләр буенча 2 538 кеше булган. Тавыш бирүдә барлыгы 60 меңнән артык кеше катнашкан. Шуларның 47 меңнән артыгы “РБ Голос” порталы ярдәмендә тавыш биргән, “ВКонтакте” социаль челтәрендә 13 меңнән артык кеше тавыш бирүне өстен күргән.

Хәзерге вакытта алынган күрсәткечләрне эшкәртү һәм тавышларны санау бара. Рейтинг тавыш бирүенә йомгак ясау һәм номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләү агымдагы елның июль уртасында узачак.

Фото: “Бердәм Русия”
Читайте нас: