+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2021, 15:32

Яшьләр көненә бүләккә - яңа ял итү урыннары!

27 июнь көнне Дүртөйле шәһәрендә Яшьләр көне уңаеннан күркәм бәйрәм оештырылды. Анда махсус концерт программасы белән ZAINETDIN этно-шоу проекты да чыгыш ясады. Зур салют булды.

27 июнь көнне Дүртөйле шәһәрендә Яшьләр көне уңаеннан күркәм бәйрәм оештырылды. Анда махсус концерт программасы белән ZAINETDIN этно-шоу проекты да чыгыш ясады. Зур салют булды.

27 июньдә Дүртөйледә Яшьләр көне узды. Бу көнне "Город ОткрӨЙ" кысаларында яңа җәмәгать урыннары ачылды. Аларның берсе - Ленин исемен йөртүче үзәк мәйданда, икенчесе автовокзал янында, элекке сыра заводы урынында төзелде.

Узган ел Дүртөйле шәһәре Бөтенрусия кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары бәйгесендә җиңеп чыккан иде. Нәтиҗәдә, шәһәрне төзекләндерү өчен зур финанслар бүленде. Бер ел эчендә шәһәрнең ике урынында "Город ОткрӨЙ" системасы буенча заманча һәм уңайлы җәмәгать урыннары булдырылды, Ленин урамы бик күркәм үзгәрешләр кичерде.

Көндез музыкаль-шигъри бәйге һәм спортның экстремаль төрләре (скейтборд, самокат, ВМХ) буенча ярышлар оештырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кичке сәгать 7дә Ленин исемендәге үзәк мәйданда бәйрәмнең тантаналы өлеше булды. Анда Дүртөйле районы хакимияте җитәкчелеге һәм килгән кунаклар чыгыш ясады. Һөнәри өлкәләрдә, спортта, иҗтимагый эшчәнлек буенча зур уңышларга ирешкән яшьләр сәхнә түренә чакырып бүләкләнде.
Арытаба чарада катнашучылар хозурына ZAINETDIN этно-шоу проекты махсус концерт программасы тәкъдим итте. Аның дәртле көй-моңнары астында тамашачылар кинәнеп биеде, кушылып җырлады.

Фото: Миләүшә Латыйпова.


Читайте нас: