+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь 2021, 10:40

Күчемсез милек

Башкортстан Росреестр идарәсенең Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Илфат Әрдәширов моңа бәйле гәзит укучыларны кызыксындырган көнүзәк сорауларга җавап бирә.

Башкортстан Росреестр идарәсенең Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Илфат Әрдәширов моңа бәйле гәзит укучыларны кызыксындырган көнүзәк сорауларга җавап бирә.

– Интернет челтәрендә кү­чемсез милек реестрыннан (Росреестр базасыннан) өземтә бирү буенча хезмәт күрсәтүне тәкъдим итүче төрле сервислардан тәкъ­димнәр күрергә мөмкин. Аларга ышанырга мөмкинме?
– Чит сайтлар аша өземтә рәвешендә соратылган мәгълү­матлар рәсми түгел, димәк, Росреестр аларның дөреслеген гарантияли алмый. Росреестрның Интернет чел­тәрендәге рәсми мәгълүмат ресурсы – ведомство сайты (ros­reestr.gov.ru). Росреестрның рәс­ми сайты ярдәмендә Күчемсез милек реестрының бердәм порталындагы белешмәләрне алу Росреестрның рәсми сайты аша “ЕГРНнан мәгъ­лүматлар алу” бүлеге яисә Шәхси кабинет (lk.rosreestr.ru) аша мөмкин. Шулай ук кайбер белешмәләрне кадастр палатасы сайты аша соратып алырга мөмкин (kadastr.ru).

– Росреестр күчемсез милек турында өземтәләр бирә. Әмма челтәрдә шәхси компанияләрдән шундый ук мәгълүматны арзанрак һәм тизрәк алырга тәкъдим итү­челәр дә аз түгел. Аларга мөрә­җәгать итәргә мөм­кинме?
– Күчемсез милек реестрында (ЕГРН) булган мәгълүматларны безнең төбәктә Кадастр палатасы филиалы бирә.
Түләү күләме норматив документлар белән билгеләнгән.
ЕГРНнан белешмәләр бирү вакыты законнарда төгәл билгеләнгән – 3 эш көне. Әгәр дә сезгә ЕГРНнан өземтәне арзанрак хакка һәм тизрәк вакытта алырга тәкъдим итсәләр, димәк, сез мошенниклар тозагына эләкмәгәнсезме дип уйларга нигез бар.

– Килешүне теркәгәндә милеккә хокук турында таныклык бирми­ләр. Ә өстәмә түләү белән мондый таныклыкны алуга заказ бирергә мөмкинме?
– 2016 елның 15 июленнән дәүләт теркәве турында таныклык бирелми. Таныклык урынына күчемсез милек реестрыннан өземтә бирелә (ЕГРН). Анда шулай ук хокук иясе, күчемсез милек объекты, хокукны теркәү өчен нигезләр һәм башкалар күрсәтелгән. Шулай итеп, әлеге өземтә таныклыкны тулысынча алыштырды, чөнки теркәлгән хокукның бердәнбер дәлиле күчемсез милек реестрында (ЕГРН) язу, ә өземтә аны бирү вакытына бу фактны раслый гына.

– Банклар алдында бурычлары булган кешедән фатир сатып алырга җыенабыз. Килешүгә кадәр милеккә арест салынуы турында белеп буламы?
– Моның өчен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан күчем­сез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турындагы өземтәгә заказ бирергә кирәк. Моны төрле ысуллар: күпфунк­цияле үзәкнең теләсә кайсы бүлек­чәсенә шәхсән мөрәҗәгать итеп, почта аша һәм электрон формада, шулай ук Росреестр порталындагы шәхси кабинетта “ЕГРНнан мәгъ­лүматлар алу” электрон сервисыннан файдаланып эшләргә мөмкин.

– Йорт төзим. Участок янындагы буш урынга төзелеш материаллары куеп торган идем, штраф салдылар. Ни өчен?
– Әгәр җир буш тора икән, ул беркемнеке дә түгел, дигәнне аң­латмый. Җир кодексының 16 статьясы нигезендә хуҗасыз җир була алмый. Җир территорияләренең милекчеләре булып физик һәм юридик затлар, муниципаль берәмлекләр тора. Әлеге категорияләргә ия булмаган территорияләр Русия Федерациясе һәм аның субъекты милке булып санала. Берничә гектар җир биләмәсен файдаланасызмы, әллә койманы тиешеннән берничә метрга чыгарып куйдыгызмы – мөһим түгел. Мондый гамәлләр бер үк дәрәҗәдә законсыз дип санала. Мондый гамәлләр өчен хокук бозучыларга штраф салына.

– Хатынның (ирнең) күчемсез милек белән килешү кылуга ризалыгы кирәкме?
– Ир яисә хатынның күчемсез мөлкәт белән эш итүгә нотариаль расланган ризалыгын алу кирәк­леге турындагы таләпләр элеккечә гамәлдә. Әмма хәзер Росреестр хатынының (иренең) ризалыгын бирүне таләп итәргә хокуклы түгел һәм мондый ризалыкның булу яисә булмавы турындагы мәсьәләне ачыкларга вәкаләтләре юк. Ягъни, хәтта ир яки хатынның ризалыгы булмаса да, теркәлү килешүе якларга алдан хәбәр итмичә үткәреләчәк. Шул ук вакытта яңа милекчегә хокукның күчүен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәгәндә, ир белән хатынның килешү төзүгә кирәкле ризалыгы булмавы турында язма кертелә (“күчемсез милекне чит­ләштерүгә ир белән хатынның ризалыгы күрсәтелмәгән”).
Соңыннан ризалыгы алынмаган ир яисә хатын судта мондый киле­шүгә каршы килергә һәм аны дөрес түгел дип танырга мөмкин. Шул рәвешле, килешү төзегәндә, күчемсез милек объекты ир белән хатынның уртак акчаларына сатып алынган очракта, нотариаль расланган ризалыгын алу яхшырак.

– Минем фатирым 1995 елда БТИда, Регпалата (Росреестр) булмаган вакытта рәсмиләштерелгән. Бу хокукны яңадан теркәргә кирәкме?
– Элегрәк барлыкка килгән хокукны (әгәр объект белән хәзерге вакытта килешү башкарылмаса) махсус теркәргә кирәк түгел, әмма күчемсез милек хуҗасы теләге буенча моны эш­ли ала. Өстәвенә, 2021 елның гыйнварыннан бу процедура өчен дәүләт пошлинасын түләү таләп ителми. Росреестрда элек барлыкка килгән хокукны теркәү объект һәм күчемсез милек реестрына (ЕГРН) мәгълүматлар кертергә, ә бу исә дөрес өземтәләр формалаштырырга, хокук иясенең шәхси кабинетында теркәлергә мөм­кинлек бирәчәк һәм барлык объектлар турында тулы мәгълүмат шушы Шәхси кабинетта чагылдырылачак.

– Авылның исеме дөрес язылмаган. Бу хатаны төзәтсеннәр өчен кайда мөрәҗәгать итәргә була?
– Документларда, картографик һәм башка басмаларда, юл һәм башка күрсәткечләрдә Башкортстан Рес­публикасының географик объектлары исемнәрендәге хаталар турында Росреестр идарәсенең геодезия һәм картография бүлегенә түбәндәге адрес буенча хәбәр итәргә була: 450077, Уфа шәһәре, Ленин урамы, 70нче йорт. Телефоны: (347) 224-36-06, электрон почта адресы: ogk2@rosrees­02.ru.


Читайте нас: