Җырчы МакSимның "пневмония" диагнозы белән дәваханәгә эләгүе хакында ишеткәнсездер инде. Аның үпкәләренең 75 проценты зарарланып, ул ясалма комага кертелгән. Әле дә аннан чыгарылмаган, бик авыр хәлдә. Ә менә бүген аның клиплары режиссерының 45 яшендә коронавирустан үлүе билгеле булды.
Режиссер Вадим Шатров коронавирустан вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның хатыны Жанна Карабалаева уртаклашкан. Шатров МакSим өчен музыкаль клиплар төшергән.
Әле күптән түгел генә режиссер социаль челтәрләрдә үзенең хәле турында язган. Үзен бик начар хис итүе, кислород трубкасы аша гына сулавын хәбәр иткән.
Узган ялларда Шатров палатадашының үлүе хакында язган. "Ә мин Ходайга биргән гомере өчен рәхмәт укыйм, елыйм. Тормыш шундый гүзәл!" - дигән ул. Бүген исә Шатровның үлүе билгеле булды.
"Бүген таң атканда ирем Вадим үлде. Аның үпкәләренең 55 проценты зарарланган иде", - дип уртаклаша мәрхүмнең җәмәгате.
Шатров илебез эстрадасы йолдызларының күбесе белән хезмәттәшлек итә иде. МакSимның «Рәхмәт» җырына төшергән клибы - аның соңгы иҗади эше.
МакSим һаман комада, бик начар хәлдә. Аның директоры да күптән түгел "коронавирус" диагнозы белән дәваханәгә эләккән.
Фото: rg.ru