+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 июнь 2021, 15:50

Милекчеләрне билгеләр вакыт җитте

Башкортстанда муниципалитетларны күчемсез милек хуҗаларын билгеләргә мәҗбүр иттеләр: бүген, 29 июньдә, тиешле закон үз көченә керде, дип искәрттеләр төбәк Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында.

Башкортстанда муниципалитетларны күчемсез милек хуҗаларын билгеләргә мәҗбүр иттеләр: бүген, 29 июньдә, тиешле закон үз көченә керде, дип искәрттеләр төбәк Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында.
Милекчеләр турындагы белешмәләрнең 12 проценты Бердәм дәүләт реестрында исәпкә алынмаган, бу — 4,5 миллион җир участогының 570 меңнән артыгы.
Болар - 350 мең капиталь төзелеш объекты, шул исәптән күпфатирлы йортлардагы 75 мең фатир, 219 мең җир участогы.
Кагыйдә буларак, бу күчемсез милек хуҗаларының дәүләт теркәве турындагы закон үз көченә кергәнче (1998 елның 31 гыйнварына кадәр) милек хокукын рәсмиләштерүе һәм шул вакыттан бирле бернинди теркәү эшләре башкармавы аркасында килеп чыккан.
Мондый күчемсез милек объектлары исемлеге Башкортстан "Росреестр"ы тарафыннан эшләр өчен муниципаль берәмлекләргә юлланган инде. Әгәр мондый күчемсез милек хуҗасы дәүләт теркәве өчен Күпфункциональ үзәккә үзаллы мөрәҗәгать итсә, аннан пошлина алынмаячак, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында.
Фото: башинформ
Читайте нас