Благовар районыннан 34 яшьлек ир ике кешене үтерүдә һәм үтерергә омтылуда гаепләнә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2020 елның июлендә ир-егет көнчеллек нәтиҗәсендә абыйсына һәм сөйгәненә пычак белән һөҗүм иткән. Бәхетсезләр шунда ук һәлак була. Арытаба ул күрше бүлмәдә йоклаган ике хатын-кызны да чәнчеп үтерергә тырышкан. Аларны үз вакытында медицина ярдәме белән коткарып кала алганнар.
Экспертиза ир-егетнең үз гамәлләренең куркыныч булуын аңларга мөмкинлек бирми торган психик тайпылыш белән интегүен күрсәткән. Хәзер җинаять эшен карау өчен судка җибәргәннәр. Гаепләнүчене мәҗбүри дәвалауга җибәрүләре ихтимал.