+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 июль 2021, 16:00

Бүздәктә игезәкләр арта!

Шушы көннәрдә ЗАГС бүлегендә берьюлы ике игезәк бала тууы теркәлгән.

Шушы көннәрдә ЗАГС бүлегендә берьюлы ике игезәк бала тууы теркәлгән.

30 июньдә Бүздәк районы ЗАГС бүлегендә берьюлы ике игезәк бала тууы теркәлгән. Юстиция эшләре буенча төбәк комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, сабыйлар гаиләләрдә беренче һәм икенче булып туганнар.

Альбина һәм Артур Хәбибрахмановларның уллары һәм кызлары дөньяга килгән. Яшьләр сабыйларына Әскар һәм Ясминә дигән исемнәрне сайлаган. Алсу һәм Рафаэль Яфаевлар гаиләсендә исә ике кыз туган. Кызларга Сәминә һәм Ясминә исемнәре кушканнар.

“Шулай итеп, беренче яртыеллыкта иң популяр хатын-кызлар исеме “Ясминә” булды”, — дип хәбәр итәләр ведомствода.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, мәхәббәт теләп, беренче документларны – туу турында таныклык һәм татлы бүләкләр тапшырган.

Фото: .bashinform.ru
Читайте нас