+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 июль 2021, 10:10

Өйдә аны кечкенә ике кызы көтә...

Башкортстанда яшь әни югалган.

Башкортстанда яшь әни югалган.

23 яшьлек яшь әни 30 июньдә өеннән чыгып киткән булган, әлегә кадәр туганнары белән элемтәгә чыкмаган.

Кәримова (Мөхәммәтҗанова) Илмира Салават кызы Дуван районының Мәсәгуть авылында яши. Илмираның буе - 157 сантиметр, уртача гәүдәле, каре прическалы, күзләре яшел. Югалган көнне яшь хатын зәңгәр кыска джинсы һәм соры босоножки кигән була.

Илмираны өйдә кечкенә ике кызы көтә. Сабыйлар әни табылыр һәм барысы да яхшы булыр дип өметләнә.

Эзләүгә "Лиза Алерт" волонтерлары һәм полиция кушылган. Аның кайдалыгын белүчеләр булса, 8-800-700-54-52, яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз!

Фото: "Лиза Алерт Башкортостан" отряды.
Читайте нас