+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 июль 2021, 06:30

Лагерьда бала имгәнгән...

9 яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

9 яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Татарстанда балалар лагеренда ял итүче 9 яшьлек малай бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хәл “Киләчәк инженерлары+” балалар лагеренда булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, 9 яшьлек малай уен вакытында москит челтәренә таянган һәм бишенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Төрле җәрәхәтләр алган малайны Балалар республика клиник дәваханәсенә китергәннәр. Баланың хәле авыр дип билгеләнә.

“Вакыйга урынында Лаеш районы прокуроры вазыйфасын башкаручы Денис Суглов булды. Күзәтчелек ведомствосы балаларның ялын оештырганда аларның тормыш иминлеге һәм сәламәтлеге таләпләре үтәлүен тикшерә башлады”, — дип белдерә Галиев.

Бу көннәрдә Башкортстанда да бик күп бала җәен ял һәм профильле лагерьларда үткәрә. Учреждение җитәкчеләренә күрше республикада булган фаҗига кисәтү булып барып җитсен иде.

Фото: ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте.
Читайте нас