Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар белән очрашты. Төбәк җитәкчесе журналистлар белән республиканың 3-10 июльдә узачак Бөтендөнья фольклориадасына әзерлеге, коронавирустан вакциналау барышы һәм башка актуаль темалар турында фикер алышты.
Очрашуда Радий Хәбиров уфалылар июнь ахырында зарланган төтен белән бәйле хәлне шәрехләде. Исегезгә төшерәбез: кискен иснең төп сәбәбе Яңа Черкассы бистәсендә каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын булды.Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Яңа Черкассы полигонындагы янгын сүндерелгән. һавадагы зарарлы матдәләрнең һәм сәнәгать предприятиеләре калдыкларының концентрациясе артуына килгәндә, бу хәл “Росприроднадзор” контролендә.
Очрашуда фикер алышкан мәсьәләләрнең янә берсе Башкортстан Башлыгының язучы Сергей Довлатовның тууына 80 ел тулуны бәйрәм итү турындагы боерыгына кагылды. Журналистларны танылган шәхеснең юбилеена әзерлек барышында нәрсәләр эшләнгәне кызыксындырды.
Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, Довлатов исемен Уфадагы яңа урамнарның берсенә бирү мәсьәләсе шәһәр хакимияте каравында тора. Арт-объектлар урнаштыру мәсьәләсе шулай ук хәл ителә. Моннан тыш, республика халкын юбилей чаралары, шул исәптән Сергей Довлатов исемендәге шигърият фестивале дә көтә. "Без планнарыбызны үтибез, бу чараларны финанслау булачак", - диде Радий Хәбиров.
Журналистлар Уфага нигез салынуның 450 еллыгына әзерлек белән дә кызыксынды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, игълан ителгән барлык объектларны да 2024 елга тәмамлау мөмкин түгел.
- Бәлки, барлык мәсьәләләр дә Уфаның 450 еллыгына тулы күләмдә хәл ителеп бетмәс. Хәзер гамәлгә ашыра торган күп кенә планнар күбрәк вакытны алачак, - диде төбәк җитәкчесе. - Бу, мәсәлән, югары уку йортлары арасында студентлар кампусы булдыру, Уфаның көньяк итәген үзләштерү. Октябрь Революциясе урамында безгә 80гә якын йортны күчерергә кирәк. Анда эш күләме бик зур, әмма без булдырачакбыз.
Очрашу азагында Башкортстан Башлыгы журналистларга һәм блогерларга республика тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, мондый очрашуларның даими булачагын ассызыклады.
- Киңкүләм мәгълүмат чараларының асылын һәм әһәмиятен мин яхшы аңлыйм. Гел аралашып торабыз, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru