+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2021, 20:25

Уфада кайбер урамнар ябыла, транспорт хәрәкәте үзгәрә

Уфада VI Бөтендөнья фольклориада кысаларындагы чаралар үткәрү чорында кайбер урамнар буйлап юл участокларын вакытлыча ябу режимы кертеләчәк, шуңа бәйле рәвештә җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутлары үзгәрәчәк.

Уфада VI Бөтендөнья фольклориада кысаларындагы чаралар үткәрү чорында кайбер урамнар буйлап юл участокларын вакытлыча ябу режимы кертеләчәк, шуңа бәйле рәвештә җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутлары үзгәрәчәк.
Фольклориада ачылу көнендә 3 июльнең 24.00 сәгатьтән 4 июльнең 20.00 сәгатенә кадәр Театраль урамында Пушкин урамыннан Зәки Вәлиди урамына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк. Аннары, 4 июльдә 13.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр Зәки Вәлиди урамы буйлап Совет урамыннан Гафури урамына кадәр, Генерал-губернатор Перовский һәм Яр буе урамнарында (Сочи урамына кадәр) юл ябылачак.
Шулай ук 11 июльгә кадәр "Торатау" Конгресс-холлы каршында парковка ябылды.
Әлеге чаралар Фольклориаданы әзерләгәндә һәм уздырганда катнашучыларның һәм кунакларның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Муниципаль маршрутлар буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы автобусларның хәрәкәт маршрутлары үзгәрүе кушымта схемасында күрсәтелгән.
Моннан тыш, халыкка һәм шәһәр кунакларына уңайлы булсын өчен өстәмә автобуслар эшләячәк. 4 июльдән 10 июльгә кадәр көн саен 23.00 сәгатьтә «Пушкин» сәүдә комплексы районында (Пушкин ур., 35а) «Башавтотранс»ның 40 автобусы һәм дәүләтнеке булмаган милек рәвешендәге ташучыларның 110 берәмлек автобусы туплана.
Фото: ufacity.info
Читайте нас: