+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2021, 15:40

“Башавтотранс” водительләре күпме ала?

Республика белән идарә итү үзәге халыкның сорауларына, шикаятьләренә җавап бирүне дәвам итә.

Республика белән идарә итү үзәге халыкның сорауларына, шикаятьләренә җавап бирүне дәвам итә.
“Уфадагы зур автобусларда эшләүче «Башавтотранс» шоферлары уртача 65-80 мең сум ала. 2019 елда маршрут автобусларында һәм башка автобусларда — 35 965, 2020 елда - 38 572, 2021 елда - 45 272 сум алып эшлиләр.
Районнарда «Башавтотранс» шоферлары азрак ала, тик анда йөкләнеш тә Уфадагы кебек түгел: 2019 елда - 29 163, 2020 елда - 29 898 , 2021дә - 35 687 сум”, — дип җавап биргәннәр Республика белән идарә итү үзәгенә “Башавтотранс”та бер кулланучының шикаятенә.
Ә бу автобусларның начар хәлдә булуы турындагы шикаятькә җавапның икенче өлеше:
«2019 һәм 2020 елларда алынган “Башавтотранс"тагы барлык автобуслар да файдаланыла. Алар даими рәвештә, график нигезендә, сервис үзәге булган филиалда техник карау һәм профилактик ремонт уза. Хөрмәт белән, «Башавтотранс» предприятиесенең маркетинг һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе урынбасары Александра Акулинина. Без предприятие эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларга тәүлек әйләнәсенә, 8 (347) 2626662 телефоны буенча җавап бирергә әзер”.
Шикаять үзе һәм җавап монда: https://vk.com/wall-178896926_3315?reply=3323
Фото: vk.com/wall-201146046_4403
Читайте нас: