+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2021, 21:55

“Чүп-чар җыелды, бункер алынды”

“Инцидент” системасы ярдәмендә Благовещен шәһәренең Яшьләр урамында яшәүчеләрнең үзәгенә үткән проблема нәтиҗәле чишелешен тапты.

“Инцидент” системасы ярдәмендә Благовещен шәһәренең Яшьләр урамында яшәүчеләрнең үзәгенә үткән проблема нәтиҗәле чишелешен тапты.
Узган атнада Республикага идарә итү үзәге (ЦУР) 5214 мөрәҗәгатьне эшкәрткән. “Инцидент-менеджмент” аша – 2142 (+859), Кире элемтә платформасы аша – 3072 (+2766) хат кергән. Чагыштыру өчен: бер атна элек 1589 хәбәр һәм комментарий алынган иде. 2020 елның шул ук чорында 924 мөрәҗәгать булган.
Мондый үсешнең сәбәбе — Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “ковидка каршы” указы, аның нигезендә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга вакциналанган яки ПЦР-тикшеренүнең тискәре нәтиҗәсенә яисә “медотвод”ка ия булган кешеләр генә керә алачак. Нәтиҗә буларак, узган атнада ЦУР COVID-19дан вакциналану темасы буенча 3280 мөрәҗәгатьне эшкәртте. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда 2994кә күбрәк.
Республика халкы прививкага языла, вакциналану пунктларының эш графигын, аларда вакциналар булу-булмавын аныклый, прививкага каршы тору һәм өстәмә реакцияләр турында сораулар бирә. Хәбәрләр саны буенча икенче урында — социаль яклау: 445 мө­рәҗәгать, узган атна белән чагыштырганда 209га күбрәк. Өченче урында — юлларны ремонтлау һәм карап тоту (316, + 127), дүртенчедә — төзек­ләндерү (248, + 21), бишлекне торак-коммуналь хуҗалык темасы (212, +52) төгәлли.
Мөрәҗәгатьләрнең берничәсенә җентеклерәк тукталыйк. “Благовещен шәһәре хакимиятенә гозеребез бар иде. Яшьләр урамы, 5 адресы буенча урнашкан чүп-чар контейнеры белән, зинһар өчен, берәр чара күрсәгез иде. Мин инде даими рәвештә йорт янын җыештырып арыдым. Гомумән, әлеге контейнер бу урында торырга тиеш түгел. Анда кошлар килә һәм оялый торган күл бар, ә контейнердан бөтен чүп-чар шул күлгә оча”, — дип язган шушы шәһәрдән Зилә Мө­хәммәтдинова республика Башлы­гының социаль челтәрләрдәге битенә. Аны “Инцидент” системасы теркәгән һәм хәл итү өчен район хакимиятенә юллаган.
“Контейнер урнашкан 5нче йорт янындагы территорияне чистартачакбыз. Аның урынын үзгәртү өчен Яшьләр урамындагы торак йортлар­ның милекчеләре җыелышын үткә­рергә, гомум карар кабул итәргә, кайда урнаштырырга теләүләрен билгеләргә, җыелыш протоколын һәм заявканы Благовещен шәһәре буенча контейнер мәйданчыкларын җиһазлан­дыру һәм зур габаритлы чүп-чар җыю өчен бункерлар урнаштыру өчен җавап бирүче шәһәр хакимиятенә тапшырырга кирәк,” — дип җавап биргән Благовещен районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эше бүлеге белгече Оксана Бочкарева.
Бераздан шушы ук белгечтән тагын бер җавап килгән. ”Сезнең үтенеч буенча, 18 июньдә чүп чыгару буенча подрядчы оешма хезмәткәрләре Благовещен шәһәренең Яшьләр урамыннан зур габаритлы чүп-чар җыю бункерын алды, шулай ук тәртип урнаштырдылар һәм бөтен таралган чүп-чарны җыйдылар. Бункер Көньяк һәм Урал урамнары чатында контейнер мәйданчыгы янында урнаштырылды”, — диелгән анда.
Мәчетле районыннан Раушан Хәбибуллин социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатендә Әләгәз һәм Мәләкәс авыллары арасында юлның начарлыгына зарланган. Биредә юл 20 елдан артык төзекләндерелмәгән икән. “Әләгәз авылының Совет урамында тузган юл катламын асфальтлау буенча подрядчы 279 метр озынлыктагы участокта эш башкарды. Юл тамгасын төшерү эшләре планга кертелгән. Ихтирам белән, Мәчетле районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әнис Әсәдуллин”, — диелгән беренче җавапта.
17 июньдә алынганында юл тамгасы төшерелү турында хәбәр ителә.
Уфаның Калинин районыннан Юрий Крылов Беренче май урамындагы 91нче йортның фасадын буяу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Балалар мәйданчыгы да начар хәлдә икән, нәниләр шушында уйнаганда имгә­нергә мөмкин.
“Шушы хезмәт күрсәтү дип аталамы? Ничәнче ел инде фатирлар саны язылган табличкалар куйдыралмый этләнәбез!”, — дип тә өстәгән автор.
Әлеге мөрәҗәгатькә: “ЖЭУ-25” директоры Мансур Абдуллин мәгълү­матларына караганда, Беренче май урамындагы 91нче йортның керү урынын ремонтлау төгәлләнгән. Хөрмәт белән, Уфаның Калинин районы хакимия­тенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Вера Пояркова”, — дигән җавап килгән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: