+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июль 2021, 14:45

"Ял һәм бәйрәм көннәрендә аварияләр күбрәк теркәлә"

Бу хакта 6 июльдә «Россия» медиаүзәгендә журналистлар белән очрашуда Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы полиция полковнигы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Бу хакта 6 июльдә «Россия» медиаүзәгендә журналистлар белән очрашуда Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы полиция полковнигы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

- Җәйге чорда, аеруча ял һәм бәйрәм көннәрендә, исерек водительләр еш очрый. Бу көннәрдә бик күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр тынычрак, — диде Владимир Севастьянов.

Республикада яшәүчеләр исерек килеш руль артына утырганнарны тоткарларга ярдәм итәме, дигән сорауга Владимир Севастьянов: «Бу практика бар, ул эшли, әмма мөрәҗәгатьләр саны ягыннан мактанырлык түгел», - дип җавап бирде.

Хөрмәтле дуслар, әгәр сез руль артында исерек кешене күрсәгез, яки кешенең адекват булмаган хәлдә руль артына утыруына шикләнсәгез, бу мәгълүматны «112» номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук, конференция барышында Владимир Севастьянов соңгы вакытта юл һәлакәтләрендә гражданнарның күпләп үлү сәбәпләрен атады.

- Агымдагы вәзгыять турында сөйләсәк, без аномаль эсселек булуын барыбыз да яхшы күрәбез. Шулай ук, моңа каникуллар, ял көннәре йогынты ясый. Шуңа күрә транспорт чараларының зур трафигы күренә. Бу трафикта агрессив провокацион машина йөртү очрагында авария булырга мөмкин. Болар барысы да гомум профилактикада да, аварияләр буенча гомум саннарда да чагыла, - дип аңлатты баш инспектор.

Аның сүзләренә караганда, кешеләр күпләп үлүгә бәйле авариянең сәбәпләре һава торышы, кеше сәламәтлеге торышы, тәҗрибә һәм практика җитмәү булырга мөмкин.

Фото: Ример Насретдинов.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: