+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2021, 10:54

"Күңелеңне күтәрәсең киләме? Сәгате 60 мең сум..."

Шулай да була икән...

Популяр сайтларның берсендә гадәти булмаган тәкъдим пәйда булган. "Милашка" никнейм булган яшь уфалы онытылмаслык вакыт үткәрергә теләүчеләрне үзе белән бәйләнешкә чыгарга чакыра... Сәгате - 60 мең сум. Юк-юк, сүз бөтенләй интим турында бармый (киресенчә, белдерүдә төгәл күрсәтелгәнчә, бернинди бәйләнүләр булмаска тиеш). Шартлар шактый гади: барлык очрашулар да Уфада булырга тиеш, районнарга (хәтта шәһәр читендәге йортларга) чыгу каралмаган. Сыра яки башка арзанлы алкоголь тәкъдим итү катгый тыелган. Милашка аныклавынча, ул "винишко" яки "вискарик"ны өстен күрә, иң мөһиме, аның бәясе 5 мең сумнан башлансын. Капкалап алулар бу бәягә керми, әмма элиталы алкоголь сатып алучының өстәлгә арзанлы казылык яки якындагы супермаркеттан тозлы кыярларны куюы икеле булуын да белдергән ул.
Фото: ufa.kp.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: