+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2021, 13:00

Янә бер шәйморатовчы табылды

Якташыбызның рухы булып изге туфрагы кайтты.

Якташыбызның рухы булып изге туфрагы кайтты.

Дәүләкән районының Ташлы-Шәрип авылында Хәтер көне уңаеннан истәлекле чара үтте: 1942 елда 112нче башкорт атлы дивизиясе составында каһарманнарча һәлак бул­ган, тик бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә исәпләнгән Гайнетдин Шәйхетдинов­ның исеме туган ягына әйләнеп кайтты.


Липецк (Курск) өлкәсенең Тербуны районында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм яу кырларында ятып калган солдатларның истәлеген мәңгеләштерү буенча җитди эшләр башкарыла, туганнар каберлекләрен төзекләндерү, тазарту һәм тәртиптә тоту буенча олы хәстәрлекләр күрелә. Кызылармеец Гайнетдин Шәйхетдин улының оныклары хәбәрсез югалган картәти­ләренең каберен хәтсез еллар эзләгәннән соң шушы якларда таба һәм канлы сугыш кырларыннан бер уч туфрак алып кайта. Менә шушы рәвешле безнең тагын бер якта­шыбызның якты исеме ерак Тербуны якларыннан туган иленә кайтартылты.
Гайнетдинне 1941 елда хатыны Маһира һәм берсеннән-берсе кече өч баласы: кызлары Тәслимә, Мәхмүдә һәм улы Рәис сугыш кырларына озатып калган булалар. Дүртенче баласы туасы турында хәбәрне солдат белмичә сугышка китеп бара. Улы Рифгать әтисе һәлак буласына өч көн кала дөньяга аваз сала.
Батыр яугирнең гомере 1942 елның 13 июлендә илебез өчен барган каты алышларда өзелә. “Хәбәрсез югалган” әтиләрен башта уллары эзли, аннары оныклары. Хәрби документларда авылның атамасы белән бәйле буталчыклыклар булганга, озак таба алмыйлар. Бу бәхеткә туруны Әлинә генә ирешә. Шәйхет­диновлар картәтиләре җир­ләнгән Туганнар каберлеге урнашкан Тербуны өлкәсенә балалары белән бергә бара. Анда аларны бик матур каршы алалар. Башкортстаннан килгән кунакларны 112нче атлы дивизия яугирләре сугышкан эзләр буйлап йөртәләр, анда урнашкан мемориал комплекслар белән таныштыралар, музейга алып баралар. Шәй­хетдиновлар Туганнар кабер­легенә венок сала. Бу үзенчәлекле очрашу турында тарихчы Александр Колесник урындагы гәзиттә очерк бастырып чыгара. Шулай итеп, тарих битләренә янә бер сәхифә өстәлә.

Любовь ЛОМОВИЦКАЯ,
Дәүләкән районының
Ветераннар советы рәисе.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: