+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2021, 11:01

Балага... наркотик биргән

Ни өчен?..

Башкортстанда 22 яшьлек егеткә карата гаепләү карары чыгарылган, ул баланы наркотиклар кулланырга мәҗбүр иткән.
Тикшерү версиясе буенча, үткән елның июнендә, Ырынбурдагы фатирда булганда, егет баланы наркотиклар куллануга күндерә, ә инде июльдә аны Стәрлетамакта тыелган матдәләрнең эре партиясе белән тоткарлыйлар.
Суд егетне ике җинаять мәддәсе буенча гаепле дип таныды һәм аңа катгый режимлы колониядә 6 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.
Фото: bash.news
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: