+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2021, 11:17

Башкортстан армиягә чакырылучыларны фәнни роталарга озатты

Башкортстан Хәрби комиссариаты 13 егетне Русия Оборона министрлыгының фәнни роталарына озатты, аларның 8е Анапа шәһәрендәге «ЭРА» хәрби инновацион технополисында хезмәт итәчәк.

Башкортстан Хәрби комиссариаты 13 егетне Русия Оборона министрлыгының фәнни роталарына озатты, аларның 8е Анапа шәһәрендәге «ЭРА» хәрби инновацион технополисында хезмәт итәчәк.

- Безгә университетка фәнни рота вәкилләре килде, перспективалар, таләпләр турында сөйләделәр. Мин анкета тутырдым, конкурс сайлап алуын уздым һәм менә мин Кара диңгез ярында хезмәт итәргә китәм. Мин университетта алган белемнәрне фәнни ротада камилләштереп, яңа дәрәҗәгә күтәрәчәкмен дип саныйм, - диде Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган Булат Галиханов.

- Агымдагы чакырылышта безнең республикадан 13 кеше сайлап алынды һәм фәнни роталарга кандидатлар булды. Биш егет Кострома, Санкт-Петербург шәһәрләренә һәм сигез кеше «ЭРА» хәрби инновацион технополисына китте. Беренче чиратта, фәнни роталарда хәрби хезмәт узу егетләргә яңа белемнәр, күнекмәләр алырга, яңа эшләнмәләрдә катнашырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы, полковник Сергей Нетунаев.

Алты ел эчендә Башкортстаннан Русия Кораллы Көчләренең фәнни роталарына туксаннан артык кеше киткән.

Фото: Башинформ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: